1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының көнчыгышында урнашкан.

Үзәге — Сарман авылы.

Мәйданы — 1385,6 кв.км.

Халкы 2017 елда — 35324 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 90,7%, руслар — 7,6%).

Район 72 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2006 елның 2 мартында раслана.

Герб тасвирламасы

«Җете кызыл (кызыл) җирлектә сайраучы алтын сандугач; очлыкта калканның ике почмагы кабарынкы рәвештә астан чыккан фигуралар: уңда алтын башак, сулда кара агынты белән бүленгән яшеллек белән тутырылган».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, флаг сабы ягында уртасында сары сандугач урнашкан чөй рәвешендәге кызыл фигуралы туры почмаклы яшел тукыма; фигураның биеклеге тукыма киңлегенең 2/3 өлешен тәшкил итә».

Символика нигезләмәсе

Кошлар кеше күңелендә һәрзаман аерым хисләр тудырган. Һавага күтәрелеп очып йөргәнлектән, аларга рухи үсеш, иҗат белән бәйле күптөрле үзлекләр нисбәт ителгән. Кош символ буларак күпкырлы объект сыйфатында күзаллана. Герб символлар һәм аллегория теле аркылы районның мәдәни, табигый һәм икътисади үзенчәлекләрен чагылдыра. Сарман районы гербында сандугач рухи күтәренкелек, иҗат һәм алга омтылганлыкның символы булып тора. Сайраучы сандугач җирле халыкның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышларын гәүдәләндерә. Сандугач символикасын кызыл төс тулыландырып, Сарман табигате матурлыгына һәм район халкының эшсөярлек, батырлык, күңел күтәренкелеге кебек сыйфатларына ишарәли. Гербтагы башакның алтын очы һәм яшел төс табигать, сәламәтлек, уңдырыш, тереклек үсешен символлаштыра, шул рәвешле районның авыл хуҗалыгына нигезләнгән икътисади алгарышын чагылдыра. Алтын байлык-муллык, тотрыклылык, ихтирам һәм акыл символы булып тора. Кара агынтылар район икътисадын тәшкил итүче икенче тармак — нефтьчелекне күрсәтү алымы буларак күзаллана. Кара төс тыйнаклык, зирәклек, яшәешнең бакыйлыгы символы.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), К.Переходенко (Конаково), О.Афанасьева (Мәскәү); Р.Ямашева (Җәлил), Э.Әскәрова (Сарман) катнашында.