Чыгу урыны һәм вакыты

Казанда 1881 елның 1 декабреннән көн саен, 1882 елның 8 августыннан атнага өч тапкыр рус телендә нәшер ителә, барлыгы 229 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире С.М.Шпилевский.

Газетада П.А.Пономарёв, И.П.Скворцов, ветеринар табибе И.А.Сокольский һәм башкалар мәкаләләре басыла.

Газетаны чыгаруда Казан губернаторы А.К.Гейнс һәм кайбер бай сәнәгатьчеләр, сәүдәгәрләр булышлык күрсәтә.

Юнәлеше

Баш мәкаләләрдә хөкүмәтнең закон-боерыклары (нигездә, Казан губернасына кагылышлылары) анализлана.

Идел-Кама төбәгенең иҗтимагый сәяси һәм икътисади тормышы яктыртыла. Бюрократлыкка, земство һәм шәһәр үзидарәсе органнарының мөстәкыйльлеген чикләүгә каршы фикер үткәрелә, аларның вәкаләтләрен киңәйтү кирәклеге әйтелә.

Этнографик очерклар, Казан тарихы һәм археологиясенә, шәһәрнең иҗтимагый-мәдәни тормышына караган язмалар, төбәктәге фәнни, хәйрия һәм башка җәмгыятьләр эшчәнлеге турында хәбәрләр басыла.

Газета земство либерализмы позицияләрендә тора, хосусый милекчелекне яклый, аны «кеше шәхесенең кирәкле атрибуты» дип саный, халыкны дини рухта тәрбияләргә чакыра, социализм һәм революцион көрәш идеяләренә каршы фикерләрне алга сөрә.

Түбән катлау шәһәр халкы һәм крәстияннәрнең авыр тормышы турында мәкаләләр бастыру аркасында цензура белән ике арада туган низаглар, шулай ук финанс кытлыгы газетаның ябылуына китерә.

Әдәбият

 Волжско-Камское слово // Русская периодическая печать (1702-1894): Справ. М., 1959;

Хайруллина А.Д. Казанские газеты как исторический источник для изучения благотворительности (1861-1895): дисәтинә... Казань, 1993;

Галанин С.Ф. Газетная реклама как исторический источник (по материалам казанских газет второй половины XIX в.): дисәтинә... Казань, 1999;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова