Тарихы

Революциягә кадәрге чыганакларда Олы Норма, Мурма исемнәре белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, читкә китеп эшләү тарала.

XIX йөзнең ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 269 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Селәнгеш волостена керә.

1920 елда – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Пимәр авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1950 елларга кадәр авылда Киров исем. колхоз (бергә Пимәр һәм Юныс авыллары; авылда үзәк утар урнаша; 1958 елдан үзәк утары – Пимәр авылында) оештырыла.

Мәдәният

Авыл янында археология истәлекләре – Норма туктаулыгы (Казан яны культурасы) табыла.

Күренекле кешеләре

Е.А.Перчков (1965–1984) – Әфган сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры (үлгәннән соң), аның исеме белән Питрәч авылындагы урам йөртелә;

П.П.Семенов (1907–1990) – ТАССРның эчке эшләр министры (1953–1954 елларда), ТАССРның Министрлар Советы каршындагы Дәүләт иминлеге комитеты рәисе (1954–1957 еллар).

Халык саны

1859 елда – 97,
2002 елда – ?,
2010 елда – 1 кеше,
2020 елда – даими яшәүчеләр юк.