Европа, Азия, Төньяк Америка һәм Төньяк-көнбатыш Африкада очрый.

ТРда даими тереклек итү урыны Әгерҗе аучылык тыюлыгы (Кырыкмас елгасы һәм аның кушылдыклары). Аз санда шулай ук төньяк төбәкләрдәге Илләт, Шора, Шушма елгалары буенда очрый.

Гәүдәсе сузынкы, сыгылмалы, озынлыгы 85 см га кадәр. Авырлыгы 10 кг га җитә. Ана кама ата заттан кечкенәрәк. Койрыгының озынлыгы 45 см тирәсе, очланган һәм төптән юан, руль урынына хезмәт итә. Бармаклары йөзгеч элпә белән тоташкан. Чумганда колак һәм борын тишекләре аерым тиречел үсентеләр белән томалана. Мехы тыгыз, чагыштырмача кыска, кара коңгырт, корсагы көмешсыман төстә, су белән юешләнми һәм һаваны тоткарлый. Ярымсу яшәү рәвеше алып бара. Керү юлын аста калдырып, агач һәм куакларның асылынып торган тамырлары астында оя ясый. Эңгер-меңгер вакытта һәм төнлә актив. Нигездә, балыклар, шулай ук бакалар, вак кимерүчеләр белән туклана. Балаларын (2–5), гадәттә, язын тудыра. 15 елдан артык яши.

1930 елдан камага ау тыелган, саны акрын арта. ТРның Кызыл китабына кертелгән.