- РУС
- ТАТ
Терлекчелекнең ит, май, тире, кыл алу өчен дуңгызлар үрчетү тармагы
Татарстан Республикасында дуңгыз асрау үсеше турыдан-туры крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерүгә бәйле. 1931 елда колхозларда 55 дуңгыз фермасы оештырыла, аларда 3 мең баш дуңгыз исәпләнә. 1935 елда дуңгыз фермалары 767 хуҗалыкта була, ә дуңгызлар саны 63,4 мең тәшкил итә. Моннан тыш, совхозларда 34,3 мең дуңгыз үстерелә. 1940 елда аларның гомуми саны 169,9 мең була, 78,2% дуңгыз колхоз-совхозларда асрала.
1941-1945 елларда дуңгызлар саны шактый кими. Сугышка кадәр булган дуңгызлар саны һәм ит җитештерү күләменә 1949 елда гына ирешелә. 1951 елда дуңгызлар саны 642 башка җитә. Бу чорда 2031 хуҗалыктагы дуңгыз фермасының күбесе кечкенә була һәм товарлыклы продукция бирми. 1952 елда алынган белешмәләргә караганда, дуңгызлар саны 345,3 меңгә җитә. 1957 елда дуңгызлар саны, бер елда 78 меңгә, ягъни 20 % ка арта. Гомуми ит җитештерү күләмендә 30,6% алып тора. 1956 һәм 1957 дә һәр 100 ана дуңгыз 771 һәм 779 бала китерә. 1957 елда дәүләткә иткә тапшырылган бер баш тере дуңгызның уртача авырлыгы 74 кг була.
1960-1965 елларда дуңгыз ите зур күләмдә җитештерелә, моңа тармак, эре фермалар һәм азык-төлек әзерләүнең матди базасын ныгыту һәм үстерү сәбәп була; зоотехника эше дәрәҗәсе, үрчетү, ана дуңгызлар сыйфаты һәм аларны файдалану эше яхшыртыла. Дуңгызларны асрау, тукландыру шартларын яхшырту, үрчемне һәм баш санын арттыру чараларын камилләштерү дәвам иттерелә. Нәтиҗәдә 1970 елда 1965 елга караганда баш саны арта, бер ана дуңгыз 29% ка күбрәк бала китерә һәм 100 ана дуңгызга 1174 дуңгыз баласы туры килә. Ит җитештерү өлкәсендә дуңгыз ите 32-35% алып тора. Бу эш б-н 419 колхоз һәм 93 совхоз шөгыльләнә. 1980 елда хосусый секторда дуңгызлар саны 1 млн. га җитә. Дуңгыз асраучылыкның сәнәгый нигезен булдыруга зур әһәмият бирелә.
1989 елда Татарстанда дуңгыз ите җитештерү 75-86 мең т, 1997 елда – 38,6 мең, 2007 елда – 61,2 мең т була. Нәселле дуңгызлар үрчетү буенча эре хуҗалыклар: Чистай районы «Ромашкино» ҖЧХ (16066 баш), Тукай р-ны «Камский бекон» ҖЧХ нәсел үрчетү з-ды (13418 баш), Саба р-ны «Саба» агрофирмасы (20324 баш), Мамадыш р-ны «Мамадыш» нәселле терлек үрчетү з-ды (4710 баш), Балтач р-ны Тимирязев исем. ҖЧХ (3512 баш), Азнакай р-ны «Уразай» ҖЧХ (3266 баш).
2010 ел башына республика хуҗалыкларында 619 мең баш дуңгыз исәпләнә. Шуларның токым ягыннан күләме: 94,5% – эре ак дуңгыз, 4,1% – ландрас, 0,3% – эре кара токым, дюрок – 1,1. Нәселле дуңгызлар һәм товарга җитештерү хуҗалыкларында 2953 ата дуңгыз, төп ана дуңгызлар – 25781, тикшерүгә куелганнар – 21324, 4 айдан өлкәнрәк булганы 30356 баш үстерелә.
Тудыру буенча продукция күрсәткечләре: күп тудыру очрагы – 10,2 баш, сөт бирүчәнлеге – 50,2 кг, 1 анага исән 2 айлык дуңгыз балалары – 9,5 баш, бер анадан туганнарының 2 айдан соң гомуми авырлыгы 170 кг. Дуңгызлар шәхси хуҗалыкларда да үрчетелә.
Григорьев Н.В. Животноводство Татарии. Казань, 1976.
Кабанов В.Д. Свиноводство. М., 2001.
Современное состояние селекционно-племенной работы в хозяйствах Республики Татарстан и пути её улучшения (итоги бонитировки за 2007 год). Казань, 2008.
Автор – Ә.Х.Фазылҗанов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.