Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Баштагы исеме – Мишә Заводы.

1749 елда Берг-коллегия указы буенча шул җирләрдә Казан сәүдәгәрләре П.А.Келарев һәм И.Ф.Ляпин тарафыннан 4 мичле бакыр кою заводы төзелә. Аның янәшәсенә эшчеләрне китереп утырталар. 1766 елда – 78 пот, 1779 елда – 537 пот, 1862 елда 2011 пот бакыр коела. 1862 елда заводта 891 кеше эшли. 1774 елдан заводның хуҗасы – И.П.Осокин, аннан соң – улы Г.И.Осокин, 1848 елдан – А.И.Коровин, 1872 елдан – К.И.Яхонтов. 1868 елда завод эштән туктый, 1874 елда яна.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук (1749–1874 елларда) Мишә бакыр кою заводында эшлиләр.

XX йөз башында авылда мәхкәмә тикшерүчесенең һәм стан приставының фатирлары урнаша, Петр һәм Павел чиркәве (1895 елда төзелә; агач төзелеш сәнгате традицияләрендәге дини архитектура истәлеге; 2014 елда өлешчә реставрацияләнә), почта бүлекчәсе, земство мәктәбе һәм хастаханәсе, ветеринария-фельдшерлык пункты, су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете һәм казна шәраб кибете, 2 сыраханә 3 тимерчелек, 2 кирпеч сугу һәм 2 буяу-ману урыннары, мосафирханә эшли, сишәмбеләрдә базар үткәрелә.

Авыл җәмәгатенең имана җире 134,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Әбде волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Олы Нырты авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Красный завод Нырты», колхозы оештырыла. 1960 елдан авылда – «Икшурминский» совхозы (үзәк утары – Иске Икшермә авылы), 1967 елдан – «Сабинский» умартачылык совхозы (үзәк утары – Олы Нырты авылы), 1994 елдан – «Сабинский» күмәк предприятиесе, 2011 елдан «Нырты» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

19952002 елларда картлар йорты эшли.

Авылда урта мәктәп (бинасы 1986 елда төзелә, Советлар Союзы Герое И.С.Башкиров исемендә), клуб бар. 1985 елда И.С.Башкиров бюсты урнаштырыла (скульпторы – Н.Я.Васильев).

Күренекле кешеләре

И.С.Башкиров (1926–1945) – Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Союзы Герое, 3 нче дәрәҗә Дан, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

В.И.Романов (1952 елда туган) – юрист, юридик фәннәр кандидаты.

Халык саны

1782 елда – 16 ир-ат;
1859 елда – 733,
1897 елда – 1452,
1908 елда – 1116,
1920 елда – 1403,
1926 елда – 1193,
1938 елда – 765,
1949 елда – 443,
1970 елда – 181,
1979 елда – 131,
1989 елда – 74,
2002 елда – 144,
2010 елда – 120,
2020 елда – 110 кеше (руслар).