Тарихы

1680 елдан Починок Азларташ буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Тарлово буларак та искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук такта яру тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 713,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Әбде волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Арташ авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1950 елдан авылда – «Марс» колхозы (Теләче районы), 1960 елдан –«Икшурминский» (үзәк утары – Иске Икшермә авылы), 1967 елдан – «Сабинский» (үзәк утары – Олы Нырты авылы), 1990 елдан – «Арташский» совхозлары, 1995 елдан – «Арташский» күмәк предприятиесе, 2004 елдан – «Җәләлиев» крестьян-фермер хуҗалыгы, 2009 елдан – «Арташ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан «Нырты» авыл хуҗалыгы предприятиесе» эшли.

Халкы башлыча игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

1980 елда Ике Басу Арташ һәм Язлы Арташ авыллары арасында балык үрчетү өчен буа корыла.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, «Фатима» мәчете (2013 елдан) бар.

Халык саны

1782 елда – 34 ир-ат;
1859 елда – 156,
1897 елда – 365,
1908 елда – 401,
1920 елда – 458,
1938 елда – 378,
1949 елда – 251,
1970 елда – 416,
1979 елда – 192,
1989 елда – 166,
2002 елда – 158,
2010 елда – 122,
2020 елда – 121 кеше (татарлар).