Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Воздвиженское исеме белән дә искә алына. Керәнле авылыннан чыккан керәшен татарлар нигезли. Соңрак шунда Казан өязендәге Норма һәм Царево авылларыннан руслар күчеп утыра.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегүчелек тарала.

1864–1903 елларда изге Гурий борадәрлеге мәктәбе эшли.

XIX йөз ахырында керәшен татарларның бер өлеше ислам диненә кайта.

XX йөз башында Петр һәм Павел чиркәве (1901 елда төзелә; бинасы өлешчә сакланган), чиркәү-приход мәктәбе (1906 елда ачыла), мәчет, мәктәп, 2 су тегермәне, тимерчелек, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1340,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Яңа Чүриле волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан – Саба районында.

Хәзер – Курсабаш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда Калинин исем. колхоз оештырыла (беренче рәисе – Г.Камалов). 1951 елдан авылда – «Яңа юл» колхозы (үзәк утары – Курсабаш авылы), 1958 елдан – «Победа» колхозы (үзәк утары – Курсабаш авылы), 1994 елдан – «Маяк», 2000 елдан – «Игенче» күмәк предприятиеләре, 2017 елдан «Павлов Р.В.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда психик тайпылышлары булган балалар интернат-йорты (1962 елдан), төзекләндерелгән чишмә бар.

Күренекле кешеләре

М.Ә.Әпсәләмов (1896–1981) – генерал-майор, хәрби фәннәр докторы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленин, дүрт Кызыл Байрак, беренче дәрәҗә Богдан Хмельницкий, икенче дәрәҗә Суворов, «Почет билгесе» орденнары кавалеры;

З.Х.Хәбибуллин (1911–1945) – подполковник, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое (бюсты Курсабаш авылында урнаштырылган).

Халык саны

1859 елда – 440,
1897 елда – 838,
1908 елда – 829,
1920 елда – 769,
1926 елда – 812,
1938 елда – 534,
1949 елда – 549,
1970 елда – 168,
1979 елда – 113,
1989 елда – 190,
2002 елда – 184,
2010 елда – 112,
2020 елда – 121 кеше (татарлар, шул исәптән керәшен татарлар – 58%, руслар – 42%).