Тарихы

1678 елдан Пустошь при Речке Тулушке буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Яңа Тулушка исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 164,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр поселок Казан губернасының Мамадыш өязе Бөкмеш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан – Саба районында.

Хәзер – Олы Шыңар авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерүнең беренче елларында «Салкын чишма» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Т.Сәлахов). 1959 елдан поселокта – «Авангард» колхозы (үзәк утары – Олы Шыңар авылы), 1994 елдан – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 2010 елдан «Туган як» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

Ф.К.Хатипов (1948 елда туган) – баянчы, композитор, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгат эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда – 23 ир-ат;
1859 елда – 90,
1897 елда – 103,
1908 елда – 120,
1920 елда – 135,
1926 елда – 95,
1938 елда – 114,
1949 елда – 104,
1970 елда – 100,
1979 елда – 77,
1989 елда – 12,
2002 елда – 12,
2010 елда – 7 кеше (татарлар),
2020 елдан даими яшәүчеләр юк.