- РУС
- ТАТ
Татарстанның Саба районындагы авыл, Мишә елгасының уң кушылдыгы Казкаш елгасы буенда, шәһәр тибындагы Байлар Сабасы поселогыннан 5 км көнчыгыштарак урнашкан
1664 елдан Саба исеме белән мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Иске Саба буларак та искә алына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 621,3 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Сатыш волостена керә.
1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.
Хәзер – Килдебәк авыл җирлегендә.
Күмәкләштерүнең беренче елларында Октябрьнең 12 еллыгы исем. колхоз оештырыла. 1960 елдан авылда – «Октябрь» колхозы (үзәк утары – Килдебәк авылы), 1994 елдан шул ук исемдәге күмәк предприятие эшли. 2011 елдан К.Ш.Вәлиев крестьян-фермер хуҗалыгы бар (умартачылык).
Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Авылда клуб, китапханә, «Тамчы» балалар бакчасы (2002 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (торгызыла) бар.
2015 елда клуб каршында «Гәрәбә» фольклор коллективы оештырыла.
Т.Н.Шәрәфетдинова (Тәслимә Низами) (1956 елда туган) – шагыйрә, композитор, җырчы, татар телендәге популяр җырлар авторы, Татарстан Республикасының атказанган артисты.
1782 елда – 37 ир-ат;
1859 елда – 198,
1897 елда – 347,
1908 елда – 490,
1920 елда – 566,
1926 елда – 602,
1938 елда – 576,
1949 елда – 312,
1970 елда – 400,
1979 елда – 354,
1989 елда – 129,
2002 елда – 280,
2010 елда – 292,
2020 елда – 268 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.