Тарихы

1678 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук киез итек-киез басу тарала.

XX йөз башында авылда 3 мәчет, 3 мәктәп, тегермән, тимерчелек, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2857 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Бөкмеш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Тимершык авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында «Кызыл таң» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ю.Нуруллин). Бөек Ватан сугышы чорында «Кызыл таң», «Танкист», «Коммунар» хуҗалыкларына бүленә.

1959 елдан авылда – Пушкин исем. (үзәк утары – Миңгәр авылы), 1963 елдан – XXII партсъезд исем. (авылда үзәк утар урнаша; хуҗалыкка шулай ук Кызыл Мишә, Миңгәр, Көек, Сабай авыллары керә) колхозлар, 1993 елга кадәр – «Татарстан» колхозы (авылда үзәк утар урнаша), 1994–1998 елларда – «Тимершык» күмәк предприятиесе, хәзерге вакытта «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Тимершык» филиалы эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1938 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1981 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты, китапханә (икесе дә – 1969 елдан, 2015 елдан – күп функцияле үзәк бинасында), «Кояшкай» балалар бакчасы (1978 елдан), «Нур» ял йорты (2007 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, «Җәүдәт» мәчете (1996 елдан), шулай ук төзекләндерелгән «Изге чишмә» кизләве бар.

2002 елда мәдәният йорты каршында «Мизгел» фольклор коллективы оештырыла.

Авылдан көньяк-көнчыгыштарак археология истәлеге – Тимершык табылдыгы (неолит дәвере һәм бронза гасырның соңгы чоры) ачыклана.

Күренекле кешеләре

Җ.М.Минәхмәтов (1955 елда туган) – эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, иганәче (авылны төзекләндерүгә акча тота);

Н.Ш.Шәмсетдинов (1938−2003) – патологоанатом, медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 268 ир-ат;
1859 елда – 850,
1897 елда – 1186,
1908 елда – 1759,
1920 елда – 1841,
1926 елда – 1694,
1938 елда – 1506,
1949 елда – 1015,
1970 елда – 1102,
1979 елда – 441,
1989 елда – 816,
2002 елда – 782,
2010 елда – 743,
2020 елда – 839 кеше (татарлар – 98%).