Тарихы

1680 елдан мәгълүм. Революицягә кадәрге чыганакларда Икшермә исеме белән искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, мәктәп, су тегермәне һәм вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1521,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Әбде волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Иске Икшермә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында Сталин исем. колхоз II оештырыла (беренче рәисе – Низамиев). 1960–1997 елларда авылда «Икшурминский» совхозы (үзәк утары – Иске Икшермә авылы), 2011 елдан Ф.З.Мөхәммәтшин крестьян-фермер хуҗалыгы эшли (сөтчелек фермасы).

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда «Кояшкай» балалар бакчасы (Иске Икшермә балалар бакчасы филиалы), клуб (1999 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, «Хаҗип» мәчете (1995 елдан), шулай ук төзекләндерелгән «Ильяс» һәм «Якуб» чишмәләре бар. Клуб каршында 2005 елда – «Нур» һәм 2017 елда «Самоцветы» фольклор ансамбльләре оештырыла.

Күренекле кешеләре

М.Х.Салихов (1965 елда туган) – Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, икътисадад фәннәре кандидаты;

А.Р.Тимербаев (1971 елда туган) композитор, автор-башкаручы, продюсер, Татарстан Республикасының атказанган артисты.

Халык саны

1782 елда – 108 ир-ат;
1859 елда – 637,
1897 елда – 952,
1908 елда – 1026,
1920 елда – 1040,
1926 елда – 1141,
1938 елда – 689,
1949 елда – 540,
1970 елда – 562,
1979 елда – 483,
1989 елда – 403,
2002 елда – 331,
2010 елда – 269,
2020 елда – 258 кеше (татарлар).