Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Өчнарат, Көек исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда Никола чиркәве, чиркәү-приход мәктәбе (1892 елда ачыла), су тегермәне, буяу-ману урыны, 2 сыраханә, казна шәраб кибете һәм 4 вак-төякләр кибете эшли, чәршәмбеләрдә базар уздырыла.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2421 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Әбде волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Иске Икшермә авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Кызыл сукачы» колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.Макашин). 1941 елда өч хуҗалыкка – «Красный пахарь», Ватутин исемендәге, «За Родину» колхозларына бүленә. 1953 елда алар «Кызыл сукачы» колхозына берләштерелә.

1945–1958 елларда Икшермә машина-трактор станциясе эшли.

1960 елда «Икшурминский» совхозы итеп үзгәртелә (авылда үзәк утар урнаша; хуҗалыкка шулай ук Ике Басу Арташ, Кече Кибәче, Өчнарат, Язлы Арташ, Олы Кибәче, Олы Нырты, Олы Арташ, Завод-Нырты, Татар Икшермәсе, Төбәк авыллары керә).

1997–2010 елларда авылда – «Икшермә» фермер хуҗалыклары ассоциациясе, хәзерге вакытта «Нарат», «Абдуллин», «Шәрифуллин» крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлек алып бара, шулай ук шәхси эшмәкәр А.И.Ганиевның казылык-ыслау цехы, шәхси эшмәкәр А.И.Тимербаевның икмәк пешерү предприятиесе эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты (2003 елдан), К.С.Байкиев исем. кадетлар мәктәп-интернаты (1933 елда башлангыч мәктәп буларак ачыла, 1953 елдан – урта мәктәп (1983 елда яңа бина төзелә), 1998 елда К.С.Байкиев исеме бирелә, 2013 елдан – хәзерге статуста), мәдәният йорты, «Кояшкай» балалар бакчасы (1961 елдан), табиблык амбулаториясе, «Әкрәметдин» мәчете (2008 елдан), шулай ук ясалма күл бар.

2012 елда мәдәният йорты каршында «Сударушка» рус фольклор ансамбле оештырыла.

Күренекле кешеләре

А.Ә.Тимерханов (1974 елда туган) – филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Болгар ислам академиясе ректоры (2021–2023 елларда);

К.Г.Хафизов (1959 елда туган) – техник фәннәр докторы.

Халык саны

1782 елда – 138 ир-ат;
1859 елда – 814,
1897 елда – 1064,
1908 елда – 911,
1920 елда – 1041,
1926 елда – 943,
1938 елда – 717,
1949 елда – 505,
1970 елда – 736,
1979 елда – 720,
1989 елда – 577,
2002 елда – 537,
2010 елда – 472,
2020 елда – 444 кеше (татарлар – 93%).