Тарихы

1680 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Каменный Ключ, Вершина Речки Нырты исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 725,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Әбде волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Олы Нырты авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1948 елдан авылда – «Чулпан» колхозы (үзәк утары – Олы Нырты авылы), 1967 елдан – «Сабинский» умартачылык совхозы (үзәк утары – Олы Нырты авылы), 2011 елдан «Нырты» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. 2011 елдан Р.Р.Шакирова крестьян-фермер хуҗалыгы бар (умартачылык).

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб (1988 елда яңа бина төзелә), китапханә (1954 елдан), шулай ук төзекләндередгән чишмә бар.

Халык саны

1782 елда – 36 ир-ат;
1859 елда – 388,
1897 елда – 372,
1908 елда – 436,
1920 елда – 482,
1926 елда – 520,
1938 елда – 432,
1949 елда – 316,
1970 елда – 289,
1979 елда – 254,
1989 елда – 199,
2002 елда – 183,
2010 елда – 175,
2020 елда – 156 кеше (татарлар).