Тарихы

1678 елдан Сәрдә елгасы буендагы авыл буларак мәгълүм.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1206,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Бөкмеш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Шекше авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында «Ирек» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ф.Гыймадиев). 1958 елдан авылда – «Ирек» колхозы (үзәк утары – Шекше авылы), 1994 елдан – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 2008 елдан – «Алан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан «Игенче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб (1982 елдан), балалар бакчасы (2007 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, «Данил» мәчете (2016 елдан), шулай ук төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1782 елда – 80 ир-ат;
1859 елда – 496,
1897 елда – 656,
1908 елда – 715,
1920 елда – 725,
1926 елда – 670,
1938 елда – 562,
1949 елда – 430,
1970 елда – 324,
1979 елда – 292,
1989 елда – 225,
2002 елда – 236,
2010 елда – 230,
2020 елда – 218 кеше (татарлар).