Географик урыны

Татарстан Республикасының төньягында урнашкан. Татарстанның Арча, Балтач, Кукмара һәм Теләче районнары белән чиктәш.

Гомуми мәгълүмат

Оештырылу вакыты – 1930 елның 10 августы.

Район үзәге – шәһәр тибындагы Байлар Сабасы поселогы.

Мәйданы – 1097,7 кв.км.

Халык саны 2020 елга – 31041 кеше.

Милли состав:

Торак пунктлар саны – 67.

Тарихы

1920 елга кадәр район территориясе Казан губернасының Мамадыш һәм Лаеш өязләренә, 1920 елдан ТАССРның Арча, Мамадыш һәм Лаеш (1927 елга кадәр) кантоннарына керә.

Оештырылган вакытта районда 69 авыл советы, 118 торак пункт исәпләнә, аларда 68066 кеше яши (шулардан татарлар – 59366 кеше, руслардан – 8700 кеше).

Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 1935 елның 10 февралендә район территориясенең бер өлеше яңа оештырылган Теләче районына бирелә (1959 елның 12 октябрендә кире кайтарыла). 1940 елда районның мәйданы – 1081 кв.км, халык саны 45 мең кеше тәшкил итә, авыл советлары – 31, торак пунктлар – 83.

1944 елның 19 февралендә Саба районының бер өлеше яңа төзелгән Чүриле районына (үзәге – Яңа Чүриле авылы) кертелә, соңгысы бетерелү сәбәпле 1956 елның 14 маенда кире кайтарыла. 1960 елда район 1846,3 кв.км били, аңа 1 поселок советы һәм 26 авыл советы, 126 торак пункт керә.

ТАССРның административ берәмлекләрен эреләндерү нәтиҗәсендә 1963 елның 1 февралендә Саба районына Кукмара районы һәм Тәкәнеш районының бер өлеше кушыла. Район мәйданы – 3197 кв.км, халык саны 112,1 мең кеше тәшкил итә, 2 поселок советы, 47 авыл советы, 253 торак пункт исәпләнә.

ТАССРның административ-территориаль бүленеше чираттагы үзгәрешләр кичергәннән соң, 1965 елның 12 гыйнварында район территориясе 1914 кв.км ка кадәр кими, халык саны – 59,3 мең кеше, поселок советлары саны – 1, авыл советлары – 27, торак пунктлар 135 берәмлек тәшкил итә.

1991 елның 4 октябрендә Саба районыннан Теләче районы бүлеп чыгарыла.

2020 елга районның мәйданы – 1097,7 кв.км, халык саны – 31 041 кеше, шуларның 96%ы − татарлар, 3%ы – руслар, 1%ы – башка милләтләр вәкилләре. Халыкның уртача урнашу тыгызлыгы – 1 кв.км га 28,5 кеше.

Административ-территориаль бүленеше

Районга 1 шәһәр җирлегенә (шәһәр тибындагы Байлар Сабасы поселогы, Урта Саба авылы) һәм 19 авыл җирлегенә берләштерелгән 67 торак пункт керә. Авыл җирлекләре:

  • Арташ (Ике Басу Арташ, Олы Арташ (Теләнче), Язлы Арташ (Тарлау) авыллары),
  • Иске Икшермә (Иске Икшермә (Югары Өчнарат), Өчнарат (Түбән Өчнарат), Татар Икшермәсе авыллары),
  • Иштуган (Иштуган тимер юл разъезды поселогы),
  • Килдебәк (Килдебәк, Мәртен, Туктар авыллары),
  • Курсабаш (Курсабаш, Сүлә (Өчиле) Түбән Утар, Югары Утар авыллары, Мөндеш тимер юл разъезды поселогы),
  • Мичән (Иске Мичән, Бакшанды, Керәнле, Яңа Мичән авыллары),
  • Мишә (Лесхоз поселогы, Сабабаш авылы),
  • Олы Кибәче (Олы Кибәче, Кече Кибәче, Төбәк авыллары),
  • Олы Нырты (Олы Нырты, Завод-Нырты, Урта Нырты (Чиратнай), Чәбия Чурчи авыллары),
  • Олы Шыңар (Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч авыллары, Түлешкә поселогы),
  • Сатыш (Сатыш, Аккүл Бигәнәй (Ак Бигәнәй), Казанчы Бигәнәй, Мамалай, Чәбки-Саба авыллары),
  • Тимершык (Тимершык, Көек, Кызыл Мишә, Миңгәр, Сабай авыллары),
  • Түбән Шытсу (Түбән Шытсу, Елыш, Югары Шытсу авыллары),
  • Шәмәрдән (Шәмәрдән, Кырбаш, Мичәнбаш авыллары),
  • Шекше (Шекше (Иске Шекше), Аланъелга (Яңа Шекше), Сәрдә авыллары),
  • Эзмә (Эзмә, Иләбәр, Олыяз, Өтернәс, Пүкәл авыллары),
  • Югары Симет (Югары Симет, Түбән Симет авыллары),
  • Юлбат (Юлбат, Йосыф-Алан, Тенеки авыллары, Калатау поселогы),
  • Яулаштау (Яулаштау (Түбән Мишәбаш), Мишәбаш авыллары).

Геологик төзелеше

Саба районы Көнбатыш Кама алдының көнчыгыш өлешендә урнашкан. Тектоник җәһәттә район территориясе Татар гөмбәзе төньяк (Кукмара) түбәсенең үзәк өлешенә туры килә. Кристаллы нигез 1500 м чамасы абсолют тирәнлектә ята.

Район өслегенең геологик нигезен пермь дәвере токымнары хасил итә. Алар Казан катламының лагуна-диңгез утырмаларына күчкән уржум пластинкалары өстен түшәгән кызыл төстәге балчыклардан, мергельлләрдән, авыр балчыксыл туфраклардан һәм комташлардан торган Татар бүлеге токымнарыннан гыйбарәт. Соңгылары районда аеруча киң таралган, бигрәк тә субүләрләр киңлекләре кысаларында туфрак формалашу процессларында катнашалар.

Биармия бүлеге Казан катламы утырмаларының таралышы чикле, алар доломитлардан һәм аксыл-соры төстәге известьташлардан, сирәгрәк соргылт һәм соры-көрән төстәге мергельләрдән, балчыклардан, комташлардан торалар. Казан катламы токымнары җир өслегенә елга үзәннәре, чокырлар һәм сызалар сөзәклекләрендә генә чыгалар. Утырмаларның калынлыгы – 110–205 м.

Утырмалар туплану шартлары буенча Казан катламы 2 аскатламга – башлыча балчыклардан гыйбарәт түбәнге аскатламга һәм күбесенчә известьташлардан һәм комташлардан оешкан өске аскатламга бүленә. Җир өслегеннән тирәндә урнашканга күрә туфрак формалаштыручы токымнар сыйфатында Казан катламы утырмаларының әһәмияте аз.

Борынгы төп пермь системасы катламнары яшьрәк дүртенчел чор утырмалары белән капланган. Әлеге дәвер элювиаль һәм делювиаль катлаулар сүрү рәвешендә субүләрләрдә һәм субүләрләр янындагы сөзәклекләрдә, шулай ук сузынкы юкка катлаулар рәвешендә төньяк һәм төньяк-көнчыгыш экспозицияле елга сөзәклекләренең һәм зур сызаларның түбәнге өлешләрендә таралган. Утырмалар балчыклардан, известьташлы балчыксыл туфраклардан, сирәгрәк комлы туфраклардан һәм комнардан гыйбарәт; аларның калынлыгы субүләрләрдә берничә метрдан сузынкы катлауларда 20–25 м га җитә.

Аллювиаль утырмалар Мишә елгасының һәм аның кушылдыклары Кече Мишә һәм Казкаш елгаларының тугайларын һәм террасаларын хасил итә. Елга аллювие пермь токымнары өчстендә ята, үзән һәм тугай фацияләренә бүленә. Үзән фациясе – вак ташлар һәм чуерташлар катнашмалы эре һәм уртача зурлыктагы бөртекле комнардан, тугай фациясе балчыксыл туфраклардан, комлы туфраклардан һәм вак бөртекле комнардан тора. Елга утырмаларының калынлыгы – 5–20 м. Чокырларның төпләре комлы –балчыксыл туфрак белән түшәлгән.

Рельеф

Район Мишә елгасы бассейнының уңъяк яр өлешендә урнашкан. Рельефы асимметрик җәелгән-сузынкы елга үзәннәре белән киң һәм сөзәк тау тезмәләренә бүленгән калкулыклы тигезлектән гыйбарәт; тау тезмәләре үз чиратларында сызалар һәм инеш үзәннәре белән вак тау өемнәренә һәм ялгыз калкулыкларга бүлгәләнә.

Субүләрләрнең өслеге тигез, яссы диярлек, абсолют биеклекләре – 160–180 м. Район территориясенең зур өлеше абсолют күрсәткечләре 120–140 м булган мәйданны били. Диңгез өслегеннән 205 м югарылыктагы максималь биеклек районның төньягында (Кече Мишә елгасы бассейнының югары өлешендә) урнашкан, 82 м лы минималь биеклек Казкаш елгасы тамагыннан түбәнрәк Мишә елгасы суының коры җир чиге белән тоташкан сызыгына туры килә. Район өслеге көньяк-көнбатышка авыш, Мишә үзәненә таба түбәнәя.

Мишә, Кече Мишә, Казкаш, Саба елгалары үзәннәренең асимметрияле булулары ачык чагыла: башлыча, көнбатыш экспозицияле сул сөзәклекләре, көнчыгышка юнәлешле уң сөзәклекләренә караганда, текәрәк.

Елга үзәннәренең сөзәклекләре күп урыннарда күпсанлы кыска чокырлар һәм сызалар белән ергаланган. Эрозияле бүлгәләнүнең тирәнлеге 70–100 м га җитә. Чокырлар челтәренең уртача тыгызлыгы – 0,5 км/кв.км, иң зур күрсәткеч (1 км/кв.км га кадәр) – Саба һәм Казкаш елгалары бассейннарында. Сызалар челтәренең уртача тыгызлыгы – 0,7 км/кв.км, Кече Мишә елгасы бассейнында – 1 км/кв.км дан артык. Чокырлар һәм сызаларның гомуми мәйданы район территориясенең 2% ын тәшкил итә.

Тиз эрүчән токымнар (известьташ, гипс һ.б.) биләгән урыннарда карст үсеш алган. Рельефның андый формалары бүрәнкәләр рәвешендә формалашкан. Район буенча карст формаларының тыгызлыгы – 0,1–0,5 данә/кв.км.

Файдалы казылмалары

Саба районының файдалы казылмалары – кирпеч балчыгы, бут ташы, известь, ком, торф. Аларның чыганаклары башлыча елга үзәннәрендә урнашкан.

Кирпеч балчыгы ятмалары районның барлык территориясендә очрый, әмма алар аз файдаланыла.

Бут ташы ятмалары да һәркайда диярлек таралган, әлеге казылма Олыяз һәм Урта Саба авыллары янында чыгарыла. Район территориясендәге ком түбән сыйфатлы, төзелештә сирәк кулланыла.

Районда торф запаслары бар, аның катламының калынлыгы 50–75 см тәшкил итә. Торф кырчылыкта ашлама буларак файдаланыла.

Мишә, Кече Мишә, Саба елгалары ярларында карбонат токымнары чыгарыла, алар туфракларны известьләү өчен кулланыла.

Су ресурслары

Районның барлык территориясе Мишә елгасы бассейнына карый. Аның озынлыгы – 227 км, район чикләре эчендә – 60 км, су җыелу мәйданы – 4420 кв.км.

Район буйлап Мишә елгасының уң кушылдыклары Казкаш (28 км), Кече Мишә (44 км, районда – 36 км) һәм сул кушылдыгы Нысы (22 км, районда – 8 км) елгалары ага. Елгалар челтәренең тыгызлыгы – 0,3–0,4 км/кв.км.

Елгаларның туенуы катнаш, кар сулары хисабына туену өстенлек итә. Язгы чорда кар эрегәндә елгалардан еллык су күләменең 80% проценттан артык өлеше уза. Елга бассейннарында елгаларга агып төшкән суларның күпьеллык уртача микъдары – 120–160 мм, ташу сулары катламы – 100–120 мм.

Җәйге корылык чорында Мишәнең һәм аның кушылдыкларының югары агымы кибә һәм елгалар грунт сулары хисабына туенуга күчәләр. Төрле елгаларның бассейннарында җир астыннан туену модуле 0,5 л/с кв.км дан 3 л/с кв.км га кадәр үзгәрә. Түбән тирәнлектә күпьеллык уртача су чыгымы – Саба һәм Нысы елгаларында 0,09–0,13 куб.м/с тан Казкаш һәм Кече Мишә елгаларында 0,35–0,47 куб.м/с ка кадәр. Мишә елгасында түбән тирәнлектә су чыгымы югары агымында 0,008 куб.м/c тан районның көньяк-көнбатыш чикләре тирәсендә 2,4 куб.м/c ка кадәр арта.

Елгаларда боз капламы ноябрьдән апрель башына кадәр саклана. Кыш ахырына бозның калынлыгы 35–50 см га җитә.

Район территориясендә күлләр аз, аларның мәйданнары зур түгел. Аларның күпчелеге елгаларның борынгы юлларында барлыкка килгән һәм Мишә елгасы тугаен били, шунда ук террасалар тирәсендә кечерәк сазлыклар урнашкан. Елгалар тугайларындагы су баса торган болыннар печәнлекләр һәм көтүлекләр буларак файдаланыла.

Кече елгалар (Кече Мишә, Казкаш һ.б.) үзәннәрендәге сөзәклекләрдән җир асты сулары агып чыга.

Климат

Районда чагыштырмача җылы җәйле һәм шактый ук салкын, озын кышлы уртача-континенталь климат хөкем сөрә. Һаваның уртача еллык температурасы +3,3°С; гыйнварда уртача температура -12,8°С (абсолют минимум -47°С); июльдә +19,2°С (абсолют максимум +36°С).

Кыш ноябрь уртасыннан апрельнең беренче ункөнлегенә кадәр дәвам итә. Тотрыклы кар капламы хасил булуның уртача датасы – 16 ноябрь, аның эреп бетүенеке – 13 апрель. Кар капламының максималь калынлыгы мартның икенче ункөнлегенә туры килә, уртача күпьеллык күрсәткеч 34 см тәшкил итә. Кыш ахырына туфракның уртача туңу тирәнлеге 151 см га җитә. Көчле салкыннар (-25°С һәм түбәнрәк) һава торышына арктика һәм Себер антициклоннары тәэсире белән бәйле.

Яз апрель уртасыннан июнь башына кадәр дәвам итә, җылы һәм салкын чорларның чиратлашуы белән сыйфатлана; явым-төшемнәр күбесенчә яңгыр рәвешендә, кайбер очракларда – катнаш төрдә.

Җәй җылы, июнь башыннан сентябрь уртасына кадәрге чорны колачлый. Кайбер чакларда температура +30–350С ка кадәр күтәрелә, бу Казакъстаннан, Урта Азиядән һәм Түбән Идел буйларыннан кайнар һава үтеп керүе белән бәйле. Салкын булмаган чорның дәвамлылыгы – 122 көн.

Көз сентябрьдә башлана: туфракта беренче кыраулар – 11 сентябрьдә, һавада 24 сентябрьдә күзәтелә.

Явым-төшемнәрнең уртача еллык күләме – 520 мм, шулардан 350 мм елның җылы чорына туры килә.

Ел дәвамында – көньяк-көнбатыш (20%) һәм көнбатыш (16%), кышкы чорда – көньяк-көнбатыш (23%) һәм көньяк (19%), җәйге чорда төньяк (17%) һәм төньяк-көнчыгыш (14%) юнәлештәге җилләр өстенлек итә.

Туфрак

Туфрак хасил итүче токымнар башлыча югары пермь Татар бүлегенең субүләрләрне һәм сөзәклекләрнең субүләрләр янындагы өлешләрен биләгән карбонатлы-комлы-балчыксыл элювиеннән гыйбарәт. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш экспозицияләр сөзәклекләрендә делювиаль-солифлюкцион балчыксыл туфраклар киң таралган. Районның төньягында, Мишә елгасының уң кушылдыклары югары агымнары буйларында ташлы туфраклы урыннар очрый. Кече елгалар үзәннәрендәге сөзәклекләрнең түбәнге өлешендә туфрак формалаштыруда тыгыз балчыксыл туфраклар катнаша.

Гомумән районда уртача комсыл туфраклардан балчыкларга кадәрге төрлелекне үз эченә алган гранулометрик составлы туфраклар өстенлек итә.

Районда туфрак хасил булу процессы төбәкнең географик җәһәттә катнаш урманнар зонасында урнашуы белән бәйле. Туфрак капламы күптөрле. Ачык-соры һәм соры астипларга бүленгән соры урман туфраклары аеруча киң таралаган. Аларның гомуми мәйданы 48,9 мең га, ягъни районның авыл хуҗалыгы җирләренең 69,5% ын тәшкил итә. Ачык-соры урман туфраклары елга үзәннәре сөзәклекләренең өске өлешләрен билиләр, районның төньяк һәм үзәк үзәкләрендә таралыш алганнар. Соры урман туфраклары елга үзәннәре һәм сызалар сөзәклекләренең өске һәм урта өлешләрендә урнашкан; аларның аерым участоклары Мишә һәм Казкаш елгалары бассейннарында очрый.

Кәсле-көлсу туфракларның мәйданы – 15,9 15,9 мең га яки авыл хуҗалыгы җирләренең 22,6% ы. Субүләрләрдә һәм Мишә, Кече Мишә, Казкаш елгалары бассейннарының югары өлешләрендә таралганнар. Мишә елгасының түбәнге террасасында дүртенчел аллювиаль комнар өстендә уртача көлсу туфраклар формалашкан.

Кәсле-карбонатлы туфраклар 3,3 мең га мәйдан, ягъни районның авыл хуҗалыгы җирләренең 4,7% ын билиләр. Әлеге типтагы туфраклар очраган участоклар Мишә һәм Казкаш елгалары арасындагы субүләрләр түбәләрендә урнашкан. Мишә һәм Кече Мишә елгалары тугайларында һәм түбәнге террасаларында аллювиаль кәсле туендырылган туфраклар таралган.

Флора

Саба районы катнаш (тайга янындагы) урманнар зонасында урнашкан. Урманнар (саклаучы урман полосалары белән бергә) район мәйданының 21% ын тәшкил итә. Башлыча алар субүләрләрдә сакланган. Аеруча зур урман массивлары – районның төньягында һәм төньяк-көнчыгышында, Мишә, Кече Мишә һәм Казкаш елгалары бассейннарының югары өлешендә, кечкенә урман утраучыклары районның үзәк өлешендә урнашкан.

Субүләрләрдәге һәм сөзәклекләр өслегендәге төп үсемлек формацияләре – соры урман туфракларында үскән зибек утлы-сәрдәле, сәрдәле, төкчәле-күрәнле һәм чикләвек куаклы, юкә һәм өрәңге катнашындагы имәнлекләр.

Чокырлар-сызалар системаларының һәм кече елгалар үзәннәренең сөзәклекләре өслекләрендә, соры урман туфракларында төкчәле-күрәнле, өрәңге һәм имән катнашындагы юкәлекләр формалашкан. Киң яфраклы токымнар арасында урманнарда һәркайда диярлек кайбер очракларда ак чыршы катнашында, чыршы да очрый, алар аерым урыннарда куе ылыслы участоклар хасил итәләр.

Мишә елгасы террасаларының комлы туфраклардан торган өслекләрен һәм сөзәклекләрен кызыл бөрлегәнле-сәрдәле юкә-нарат урманнары һәм (икенче яруста) нарат җиләкле-кызыл бөрлегәнле-сәрдәле, юкә катнашлы нарат урманнары били.

Елгалар аралыкларынлагы балчыксыл соры урман туфракларында зибек утлы-сәрдәле һәм төкчәле-сәрдәле типлы юкә-нарат урманнары үсә.

Мишә елгасының биек уң яр террасасы текә киртләченең коры комлы көлсу туфракларында имән катнашындагы наратлыклар формалашкан.

Мишәнең кәсле-көлсу комлы туфраклар өстенлек иткән тәбәнәк террасалары өслегендә мүкле һәм нарат җиләкле-кара җиләкле-мүкле наратлыклар, күрәнле-сәрдәле, нарат катнашкан юкәлекләр һәм кызыл бөрлегәнле-сәрдәле, нарат катнашындагы өрәңгелекләр таралган.

Террасалар өслекләрендә, агымсыз түбән казанлыкларда күрәнле-төрле үләнле, вак чирәмле торф мүкләре булган сазлыклар формалашкан.

Район территориясендә болыннар рельеф түбәнәйгән җирләрдә һәм чагыштырмача яхшы дымланган урыннарда – елга тугайларында һәм сызаларда урнашкан. Аларны биләгән үсемлекләрдән чыгып, болыннар түбәндәге төрләргә бүленә: солычалы далачыл-төрле үләнле болыннар, яр кындырагы катнашкан солычалы-йончалы болыннар, тар яфраклы йончалы һәм кырчыллы-йончалы төрле үләнле болыннар, кылган катнашкан солычалы-далачыл-төрле үләнле болыннар.

Болын үсемлекләре арасында сирәк төрләр, шул исәптән Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән зур койрыклы күрән, татар канариясе, ураксыман мәче борчагы, Альп урман чәе, иткызыл бармактамыр, черки шәрә бизлеге, чын оялаш уты, ике яфраклы төнге миләүшә, киң яфраклы цинна, Алтай җилдәге очрый.

Районның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы 1482 (шуларның 1178 е – күп тамырлы үсемлекләр), шул исәптән хайваннарның 304 төрен үз эченә ала. Биотөрлелек коэффициенты – 0,84.

Фауна

Район территориясендә Татарстан фаунасына хас булган төрләр, урманнарда һәм ачык киңлекләрдә яшәүче хайваннар – поши, кабан дуңгызы, ак куян, үр куяны, бүре, төлке, селәүсен, Америка чәшкесе, сусар, бурсык, кондыз, сукыр тычкан очрый.

Кошлар дөньясыннан ясмык чыпчыгы, кызылтүш, камыш чыпчыгы, саз шәфәкъ чыпчыгы, тәкәрлек билгеләнгән. Торак пунктларда ала карга, кара карга, чәүкә, саескан, йорт чыпчыгы, кара керәшә, күк күгәрчен яши.

Хайваннарның район җирендә яшәүче күп кенә төрләре – көрән аю, очкалак тиен, зур колалы көрән ярканат, ике төсле кушканат, сазлык ябалагы, төкле аяклы ябалак, чыпчык ябалагы, өч бармаклы тукран, соры сорокопут, кече күлбога, эрбетче, кара елан Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

Саклана торган территорияләр

Саклаулы табигать объектлары:

  • Мишә аучылык тыюлыгы (1984 елда аучылык-кәсәбәчелек фаунасын – елга кондызы, гади тиен, суер, соры көртлекне саклау өчен оештырыла; мәйданы – 131,7 мең га);
  • Саба аучылык тыюлыгы (1977 елда оештырыла, мәйданы – 19,4 мең га, шул исәптән урманнар – 14,1 мең га; хайваннар дөньясы: поши, кабан дуңгызы, төлке, бурсык, сусар, гади тиен, үр куяны, ак куян, көртлек, боҗыр, соры көртлек, бытбылдык; Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән төрләр: көрән аю, ас, үләт бөркете);
  • Мишә елгасы, аның ярлары – ял итү зонасы (Татарстан Республикасының табигать истәлеге, 1978).

2002 елда Лесхоз поселогында 11,5 га мәйданда дендрология бакчасы нигезләнә, анда Европа, Азия һәм Америкадан китерелгән 250 дән артык төр агачлар һәм куаклар үсә.

Икътисады

Районның икътисады авыл хуҗалыгы юнәлешендә үсә. Авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы – 63,5 мең га, шул исәптән сөрүлекләр – 55 мең га (2020). Көзге арыш, сабан бодае, солы, арпа, борчак, бәрәңге, җитен игелә. Ит һәм сөт терлекчелеге, кәҗә, сарык һәм дуңгыз асрау, үзагач әзерләү алга китә.

2021 елга 8 эре авыл хуҗалыгы предприятиесе («Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Восточный» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Нырты», «Туган як», «Шитцу», «Лукоз Саба», «Курсабаш» авыл хуҗалыгы предприятиеләре, З.З. Мөхәммәтшин крестьян-фермер хуҗалыгы), 98 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Районның иң зур предприятиесе – Саба урманчылыгы (6 участок урманчылыгын, үзәк урман пунктын һәм түбән складны берләштерә; урман массивы Татарстан Республикасының 8 районы территориясен биләгән 57 мең га мәйданны тәшкил итә).

Сәнәгать предприятиеләре:

  • шәһәр тибындагы Байлар Сабасы поселогында («Агропромснаб» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Саба машина-технология станциясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Тетра-Инвест» холдинг компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (авыл хуҗалыгы җитештерүе), «Сабаагрохимсервис» ачык акционерлык җәмгыяте, «Икмәк» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Саба тәрәзәләре» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Саба инкубатор-кошчылык станциясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һ.б.),
  • Шәмәрдән авылында («Татнефтепродукт» холдинг компаниясе» ачык акционерлык җәмгыятенең «Шәмәрдән нефть продукты» филиалы, «Шәмәрдән икмәк кабул итү предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыяте, «Шәмәрдән сәнәгать комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «БЕТАпром» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Шәмәрдән магистраль газүткәргечләр линия-җитештерү идарәсе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте),
  • Лесхоз поселогында (Саба урманчылыгы, «Уку-тәҗрибә Саба урманчылыгы» дәүләт бюджет учреждениесе) урнашкан.

2020 елның маенда районда Saba индустриаль паркы төзелеше тәмамлана, аның территориясендә азык-төлек кластеры (республикада җитештерелгән яшелчәләрне, итне, сөтне һәм ашлыкны сату өчен махсус мәйданчык) оештырыла.

Районда җитештерелүче продукциянең төп төрләре: икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре, он, ит һәм казылык, сөт эшләнмәләре, пластик һәм үтә күренмәле конструкцияләр, үзагач, агач сувенир продукция, бетон һ.б.

Транспорт

Районның төньягында Мәскәү – Казан – Екатеринбург тимер юл линиясе уза. Станцияләр һәм платформалар: Мөндеш тукталу платформасы, Шәмәрдән һәм Иштуган станцияләре.

Район территориясендә федераль трассаларга чыгу юлы белән тоташкан Казан – Теләче – Байлар Сабасы (шәһәр тибындагы Байлар Сабасы поселогыннан 20 км ераклыкта) – Кукмара – Ижевск һәм Казан – Теләче – Мамадыш – Чаллы – Уфа республика автотранспорт магистральләре урнашкан.

Мәгариф

Мәгариф тармагында:

  • Саба аграр колледжы,
  • 23 гомуми белем бирү учреждениесе (шул исәптән гимназия, К.С.Байкиев исем. кадет интернат-мәктәбе, сәләтле балалар урта мәктәп-интернаты, сәламәтлекләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбе, 11 урта, 7 тулы булмаган урта, башлангыч мәктәпләр),
  • «Тургай» балалар һәм үсмерләр социаль приюты,
  • Югары Утар балалар интернат-йорты,
  • 39 балалар бакчасы,
  • 3 өстәмә белем бирү учреждениесе (Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге, Балалар иҗат үзәге, Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исем. Саба балалар сәнгать мәктәбе) эшли.

Мәдәният

Мәдәният өлкәсендә Район мәдәният йорты, авылларда 25 мәдәният йорты, 30 клуб, 3 күчмә автоклуб, 29 китапханә (26 авыл китапханәсе, 2 балалар китапханәсе һәм Ә.Г.Кәримуллин исем. Үзәк китапханә), Саба үзәкләштерелгән төбәкне өйрәнү музее (шәһәр тибындагы Байлар Сабасы поселогы) эшләп килә.

Саба үзәкләштерелгән төбәкне өйрәнү музее структурасына филиаллар сыйфатында Саба урман хуҗалыгы тарихы музее (2004), Сатыш авылындагы Музей-мәдрәсә (2018) керә.

Районда күп кенә үзешчән халык сәнгате клуб оешмалары эшчәнлек алып бара, шуларның 14е халык коллективы исеменә ия:

  • татар хоры, «Дулкын» бию ансамбле, «Нәүрүз» фольклор ансамбле, «Ләйсән» агитбригадасы коллективы, «Биләр» вокаль-инструменталь ансамбле, «Балкыш» үзешчән театр коллективы (Район мәдәният йорты),
  • «Яшьлек» үзешчән хореография коллективы (Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исем. Саба балалар сәнгать мәктәбе),
  • «Мизгел» драма коллективы (Аккүл Бигәнәй мәдәният йорты),
  • «Моң» театр коллективы (Эзмә мәдәният йорты),
  • «Аманәт» театр коллективы (Лесхоз мәдәният йорты),
  • «Нур» театр коллективы һәм «Сөмбел» хореография коллективы (Кече Шыңар мәдәният йорты),
  • «Акварель» хореография коллективы һәм «Хыял» вокаль ансамбле (Шәмәрдән мәдәният йорты).

Районда 60 мөселман мәхәлләсе һәм 1 православие приходы исәпләнә.

«Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе (2000 елдан) эшли. Татар телендә «Саба таңнары» (1930 елдан – «Колхоз байрагы», 1963 елдан – «Жиңү байрагы», 1990 елдан – хәзерге исемдә; 2003 елдан – «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы) район газетасы чыгарыла.

Район территориясендә башлыча Алтын Урда чорына нисбәтле 30 дан артык археология истәлеге табыла.

Сәламәтлек саклау

Районның сәламәтлек саклау системасына Үзәк район клиник хастаханәсе һәм поликлиника, Шәмәрдән участок хастаханәсе, Лесхоз табиблык амбулаториясе, Иске Икшермә табиблык амбулаториясе, 40 фельдшер-акушерлык пункты, «Надежда» геронтология үзәге, «Хәрәкәт» медицина үзәге» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Районара күз хирургиясе үзәге, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре (Лесхоз поселогындагы республика күләмендәге картлар йорты, шәһәр тибындагы Байлар Сабасы поселогындагы «Балкыш» социаль хезмәт күрсәтү үзәге, «Нур» ял йорты) керә.

Спорт

Саба районының спорт инфраструктурасы 21 спорт залын, 4 хоккей тартмасын, ябык бассейнны һ.б.ны үз эченә ала, алар арасында:

  • Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге (1993), «Саба» йөзү бассейны (2008 ), «Саба-Арена» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (2019), «Олимп» спорт мәктәбе (2000), «Сабантуй» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (2014), «Аргамак» картодромы (2001) (барысы да – шәһәр тибындагы Байлар Сабасы поселогында),
  • «Яшьлек» яшьләр спорт үзәге (1996) (Шәмәрдән авылында),
  • ясалма бозлы «Нарат» спорт комплексы (2005), «Маяк» картодромы (икесе дә – Лесхоз поселогында).

Кышкы чорда яктыртылган чаңгы трассасы һәм кар автомобиле прокаты хезмәт күрсәтә.

Күренекле кешеләре

Саба районы:

  • Советлар Союзы Геройлары И.С.Башкиров, Г.З.Закиров, В.Х.Хаҗиев, З.Х.Хәбибуллинның;
  • Социалистик Хезмәт Герое Г.Ш.Шәймәрдановның;
  • Дан орденының тулы кавалеры К.Т.Тимергалиевның;
  • генерал-майор М.Ә.Әбсәләмовның;
  • Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты Х.Ф.Галиевның;
  • мәдәният һәм фән эшлеклеләре Ф.Ә.Бәйрәмова, А.Г.Вәлиуллин, Х.В.Вәлиуллин, Д.М.Исхаков, Ә.Г.Кәримуллин, М.Н.Нигъмәтҗанов, Т.Г.Хаҗиәхмәтов, М.Х.Хуҗинның;
  • Татарстан Республикасының атказанган урманчысы, Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты Рәис Н.Миңнехановның;
  • хәйрияче Җ.М.Миңнәхмәтовның;
  • спортчы Р.Р.Миңнегуловның һ.б.ның кече ватаны.

Район белән СССР, РСФСР, ТАССРның халык артисты Ш.Х.Биктимеровның, ТАССР, РСФСРның атказанган урманчысы, Октябрь Революциясе һәм «Почет билгесе» орденнары кавалеры, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты Н.М.Миңнехановның, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның тормышы һәм эшчәнлеге бәйле.

Район үсешенә район башлыгы (1999 елдан), Татарстан Республикасының атказанган урманчысы, Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты Рәис Н.Миңнеханов зур өлеш кертә.

Әдәбият

Абдуллин М. Монда байлар күп булган // Ватаным Татарстан. 2020. 21 окт.

Абдуллин М. Сабам – минем тарихым // Безнең гәҗит. 2019. 24 июль.

Багаутдинова Х.З. Историко-этнографический очерк священника Козьмы Прокопьева «Сведения об Елышевском приходе» (1870-е гг.) // Гасырлар авазы = Эхо веков. 2017. № 1/2. С. 235–246.

Бәйрәмова Ф. Гыйльман мулла нәселе // Мәдәни җомга. 2021. 12 март.

Бәйрәмова Ф. Саба иле серләре: Тарихи-публицистик очерк // Мәйдан. 2002. № 3. Б. 89–106.

Бәйрәмова Ф. Төбәк тарихында – милләт язмышы // Мәдәни җомга. 2021. 13, 20 авг.

Бурханов А.А. Новые данные по истории и культуре населения села Сатышево Сабинского района Республики Татарстан // Бусыгинские чтения. Вып. 10: Казанская этнографическая школа: историческая память и коммеморативные практики в культуре народов Волго-Уралья: Материалы Междунар. науч.-практ. конф. (г. Казань, 6 дек. 2017 г.). Казань, 2017. С. 26–35.

Вафина Т. Три сосны. Как не заблудиться // Татарстан. 2020. № 11. С. 82–87.

Габдрахманов Ф.И., Гыйльмиев С.Г. Сатыш – гасырлар аша. 1170–2017 еллар. Казан, 2017. 670 б.

Гайнутдинова Р.Г. Сатыш – гасырлар аша 2. Казан, 2021. 135 б.

Галимҗанов А. Данлыклы Сатыш мәдрәсәсе // Шәһри Казан. 2022. 5 апр.

Галимуллина И. Алан-Елга // Саба таңнары. 2022. 29 июнь.

Гарипов А. Чал тарихта Шыңар ягы. Казан, 2021. 334 б.

Гарипова Ф. Авыллар һәм калалар тарихыннан: 2 җилд. Казан, 2001–2003.

Гарипова Ф. Авылларыбыз тарихы: Ике Басу Арташ // Казан утлары. 2013. № 1. Б. 173.

Гарипова Ф. Авылларыбыз тарихы: Кызыл Мишә (Бөкмеш) // Казан утлары. 2013. № 6. Б. 158.

Гарипова Ф. Авылларыбыз тарихы: Тимершык авылы // Казан утлары. 2011. № 10. Б. 158.

Гарипова Ф. Олы Шыңар вә Кече Шыңар // Мәгариф. 2002. № 2. Б. 64–65.

Гарифуллина Д. Кояш Сабадан чыга?! // Шәһри Казан. 2015. 21 май.

Гыймадова Г. Калатау нинди сер саклый? // Ватаным Татарстан. 2012. 28 нояб.

Закирова Г. Икшермә чиркәве // Безнең Мирас. 2018. № 7. Б. 52–55.

Закирова Г. Өч авыллы Икшермә: фәнни-популяр басма. Казан, 2019. 558 б.

Зиятдинова А. На выходные в Богатые Сабы: у Сабинского района Татарстана развитая инфраструктура и богатая история // Челнинские известия: события недели. 2020. 7 авг.

Ибраһимова Г. Соңгы башкала – Өтернәс // Мәдәни җомга. 2020. 3 июль.

Иванычева О. Сабы – лесной заповедный край // Казанские ведомости. 2018. 18 янв.

Каримуллин А.Г. Татарстан республикасы: Саба районы. [Б.м.], 1992. 14 с.

Карташова Л. Здравствуй, Евлаштау! // Республика Татарстан. 2012. 2 февр.

Карташова Л. Там, где выше леса только небо // Республика Татарстан. 2011. 15 янв.

Кашапова С. Сабаның гомер бәйрәме // Мәдәни җомга. 2010. 31 дек.

Кашапова С. Саф сулы ямьле Саба // Мәдәни җомга. 2022. 8 июль.

Кашапова С. Туган ягы кирәк кешегә // Мәдәни җомга. 2021. 30 апр.

Краснова М. «1000 и одно удовольствие за выходные» в Татарстане: полный сюрпризов Сабинский район // Комсомольская правда. 2020. 23–30 сент. (приложение).

Кутыркина А. Во всех аккаунтах Татарстана // Татарстан. 2020. № 8. С. 50–53.

Миңгәр Сабантуе / төз.-ред.: Г.Ризванов, Т.Нәҗмиев. Казан, [2011]. 235 б.

Мухаметзянов Р.Х. История села Большой Арташ // Человек и природа в бассейне реки Ик. История и современность = The person and the nature in Ik river basin. History and modernity: материалы науч.-практ. конф. (г. Азнакаево, 16–17 мая 2018 г.). Казань; Азнакаево, 2018. С. 92–96.

Мухаметзянова З.Р. История села Два Поля Арташ // Проблемы истории, культуры и развития языков народов Татарстана и Волго-Уральского региона = Идел–Урал төбәгенең һәм Татарстан халыкларының тарихы, мәдәнияте һәм телләре үсеше мәсьәләләре: материалы науч.-практ. конф. Казань, 2017. Вып. 6. C. 113–116.

Назмиев Т., Абдуллин М. Войдём в леса Сабинские! 2-е изд., доп. Казань, 2009. 320 с.

Нәҗмиев Т. Беткән салаларны да онытмыйк // Мәдәни җомга. 2013. 27 сент.

Нәҗмиев Т. Саба: елмаюлы тарих: 2 кит. Казан, 2012–2014.

Нәҗмиев Т. Саба мәчетен кем төзеткән? // Мәдәни җомга. 2014. 24 гыйн.

Нәҗмиев Т.С. Саба ягы – шөһрәтле як. Казан, 2007. 616 б.

Нәҗмиев Т. Сабаларда эчәр суым булгач…: очерклар. Казан, 2006. 367 б.

Нәҗмиев Т. Сатыш мәдрәсәсе яңартыла // Мәдәни җомга. 2013. 7 июнь.

Нәҗмиев Т.С., Абдуллин М.А. Җирдә калсын эзләрең: Татарстан Республикасы, «Саба районы, Сабагаз» идарәсе хезмәт коллективының үткән юлы, бүгенге игелекле эшләре турында. Казан, 1998. 88 б.

Нәҗмиев Т., Әхмәтҗанов И. Туган туфрак кадере. Казан, 2003. 350 б.

Нәҗмиев Т., Сираҗиев Х. Борынгы Калатау итәгендә: тарихи мәкаләләр, очерклар. Казан, 2010. 415 б.

Нәҗмиев Т., Хуҗин М. Яшә, Саба-Йорт! Казан, 1999. 272 б.

Сафин И. Юлбатым-Ямбулатым: Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат, Тенеки, Йосыф-Алан, Калатау авыллары тарихыннан сәхифәләр. Казан, 2014. 318 б.

Сафина С.А. С любовью к сабинским лесам. Казань, 2021. 207 с.

Сәфәргалиев Х. Нырты ягы – тарихи төбәк. Казан, 2007. 73 б.

Сәфәргалиев Х.С. Мичәнбашым – туган авылым. Казан, 2003. 80 б.

Фазылова Р. Сатыш: бүтәнчә яшәү // Татарстан. 2018. № 2. Б. 84–87.

Хаҗиев А., Сафин И. Юлбатым-Ямбулатым–2 // Саба таңнары. 2022. 15 апр.

Хайретдинова Н. Тепло, проникающее в сердца // Казань. 2016. № 11. С. 10–15.

Хасанов М.М. Исчезнувшие дворянские усадьбы и деревни Сабинского района // Человек и природа в Восточном Татарстане. Исчезнувшие и исторические села: изучение, сохранение и возрождение = The person and the nature in East Tatarstan. The disappeared and historical settlements: studying, preservation and revival: Материалы Всерос. науч.-практ. конф. (г. Азнакаево, 23–24 мая 2017 г.). Казань; Азнакаево, 2017. С. 192194.

Хасанов М.М. Янбаевские заводы // Человек и природа в бассейне реки Ик в историческом развитии. Актанышский район: проблемы истории и культуры = The person and the nature in Ik river basin in historical development. Aktanysh region: problemsof history and culture: Материалы Всерос. науч.-практ. конф. (с. Актаныш РТ, 14–15 июня 2019 г.). Казань; Актаныш, 2019. С. 234–236.

Һадиев И., Мәрдәнов Р. Саба төбәгенең эпиграфик истәлекләре // Казан утлары. 2006. № 8. Б. 162–170.

Шәрәфиева Л. Җир өчен көрәш // Халкым минем. 2015. № 4 (апр.). Б. 11.

Шәрәфиева Л. Изге җирем – Кибәчем // Халкым минем. 2013. № 1 (гыйн.). Б. 7.

Шәрәфиева Л.Р. Эчәр суым синдә, Кибәчем! Казан, 2014. 239 б.