Эчтәлек

1914 елның 19 мае, Архангельск шәһәре – 2011 елның 31 мае, Казан.

Казан индустриаль техникумын тәмамлый (1930).

1934–1936 елларда Казан музыка училищесендә (К.А.Апухтина классы), 1936–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә (М.В.Владимирова классы) укый.

1939–1978 елларда Татар опера һәм балет театрында әйдәп баручы солист. Беренче роле – Н.Җиһановның «Качкын» операсында Бикә партиясе.

1948–1953 елларда Мәскәү консерваториясендә М.В.Владимирова җитәкчелегендә җырлау осталыгын камилләштерә. 1949–1950 ел сезонында, стажировка үтүче буларак, П.Чайковскийның «Пики дамасы»нда Полина һәм Миловзор партияләре белән Мәскәүнең Зур театры сәхнәсендә чыгыш ясый.

Төп партияләре: Зибель («Фауст», Ш.Гуно), Кармен (шул исемендәге опера, Ж.Бизе), Кончаковна («Князь Игорь», А.Бородин), Марина Мнишек («Борис Годунов», М.Мусоргский), Любаша («Патша кәләше», Н.Римский-Корсаков), Ольга, Няня («Евгений Онегин», П.Чайковский), Тугзак, Хәят («Алтынчәч», «Җәлил», Н.Җиһанов), Разия («Самат», Х.Вәлиуллин), Җиһан, Мәрфуга («Башмагым», «Тапшырылмаган хатлар», Җ.Фәйзи) һәм башкалар. Булатова актив концерт эшчәнлеге алып бара.

Үзен татар һәм рус композиторларының лирик романсларын оста башкаручы буларак таныта. Р.Яхин романсларының күпчелеген беренче башкаручы.

Киң диапазонлы тавышы, кабатланмас үзенчәлекле тембры, күркәм төс-кыяфәте һәм актерлык сәләте аңа опера сәхнәсендә төрле чорларда һәм стильдә иҗат ителгән әсәрләрдә онытылмас образлар тудырырга мөмкинлек бирә.

Вокаль башкару культурасы, күпкырлы бай репертуары Булатованы мәшһүр опера һәм камера концерты җырчылары дәрәҗәсенә күтәрә.

СССР, Болгария, Румыния, Монголия шәһәрләрендә уңышлы чыгышлар ясый.

«Татарстан» ДТРК фондында татар, рус һәм Көнбатыш Европа композиторлары романсларының һәм операларыннан арияләрнең Булатова башкарган 160 тан артык язмасы саклана.

1970–1985 елларда Казан мәдәният институтында укыта.

Булатова киң җәмәгать эшчәнлеге алып бара: 1963–1971 елларда Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге идарәсе рәисе; 1966–1975 елларда Совет-Чехословакия җәмгыятенең Казан бүлеген җитәкли.

1967–1968 елларда Татар опера һәм балет театры директоры була.

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кутуй Г. «Ирек» операсы // Совет әдәбияты. 1940. № 5-6;

Татар артистлары чит илләрдә // Азат хатын. 1958. № 1;

Хәйруллина З. Мөнирә Булатова // Азат хатын. 1961. № 1;

Хуҗиәхмәтова Ф. Җыр гомере // Азат хатын. 1980. № 1;

Шакиров М. Шәмдәлләрдә генә утлар яна // Казан утлары. 1984. № 6;

Әдиятуллина Ә. Күгемдә җемелди йолдызлар // Азат хатын. 1989. № 9;

Сайфуллина Г. Счастье сцены: личность и судьба Муниры Булатовой. К., 1955;

Торопова В. Первая ласточка // Театральная жизнь. 1966. № 1;

Народные артисты. К., 1980.