Тарихы

1678 елдан мәгълүм; 1930 елларга кадәр Югары Мичән дип атала.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук баш киемнәре тегү тарала.

XX йөз башында авылда мәчет һәм вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1154,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Яңа Чүриле волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1921 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан – Саба районында.

Хәзер – Шәмәрдән авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында «Кызыл тау» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Мәрданов). 1957 елдан авылда Киров исем. колхоз эшли (үзәк утары – Олыяз авылы).

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, «Жамигъ» мәчете (2010 елдан) бар.

Халык саны

1782 елда – 66 ир-ат;
1859 елда – 404,
1897 елда – 608,
1908 елда – 545,
1920 елда – 613,
1926 елда – 633,
1938 елда – 685,
1949 елда – 442,
1970 елда – 328,
1979 елда – 232,
1989 елда – 140,
2002 елда – 168,
2010 елда – 154,
2020 елда – 148 кеше (татарлар).