Тарихы

1680 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук баш киемнәре тегү тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, тимерчелек, ярма яргыч, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1069,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Елыш волосте үзәге була.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Сатыш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

«Кызыл яшьләр» колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Миңнегулов). 1995 елга кадәр «беренче Май» колхозына керә (үзәк утары – Югары Шытсу авылы), соңрак авыл аерым «Мамалай» колхозы булып бүленеп чыга.

1996 елдан соң авылда – «Мамалай», 2003 елга кадәр – «Марс» (үзәк утары – Сатыш авылы) күмәк предприятиеләре, 2003–2005 елларда – «Марс» крестьян-фермер хуҗалыгы, 2015 елдан «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Сатыш» филиалы эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Элек башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб, «Кояшкай» балалар бакчасы (2010 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2010 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Мамалай табылдыгы (бронза гасырның соңгы чоры), Мамалай авыллыгы (Алтын Урда, Казан ханлыгы чорлары һәм соңрак дәвер), соңгы болгар чоры һәм татар керамикасы ачыклана.

Халык саны

1782 елда – 48 ир-ат;
1859 елда – 447,
1897 елда – 842,
1908 елда – 950,
1920 елда – 859,
1926 елда – 765,
1938 елда – 728,
1949 елда – 494,
1970 елда – 409,
1979 елда – 439,
1989 елда – 288,
2002 елда – 223,
2010 елда – 227,
2020 елда – 223 кеше (татарлар).