Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларның беренче яртысында нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан – ТАССРның Арча кантоны Яңа Чүриле волостенда. ТАССР. 1930 елның 10 августыннан – Саба, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан – Саба районында.

Хәзер – Шәмәрдән авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Үрнәк» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Шәйхуллин). Сугыштан соңгы елларда «Кызыл тау» колхозына кушыла (үзәк утары – Мичәнбаш авылы).

1957 елдан авылда – Киров исем. колхоз (үзәк утары – Олыяз авылы), 1997 елдан – «Олыяз» крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, 2001 елдан «Таттрансгаз» ачык акционерлык җәмгыятенең «Газовый» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб бар.

Халык саны

1926 елда – 265,
1938 елда – 252,
1949 елда – 270,
1970 елда – 397,
1979 елда – 182,
1989 елда – 125,
2002 елда – 98,
2010 елда – 85,
2020 елда – 73 кеше (татарлар).