Тарихы

Бер фараз буенча, 1236 елда нигезләнә. 1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Иске Икшермә, Өчнарат исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек, киез басу һәм тегүчелек тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, тегермән, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 632,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Бөкмеш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Тимершык авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Юлбашчы» колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Мәрданов). 1949 елда «Буденный» колхозы (үзәк утары – Кызыл Мишә авылы) белән бергә «Маяк» колхозына берләштереләләр (үзәк утары – Кызыл Мишә авылы).

1963 елдан авылда – XXII партсъезд исем. колхоз (үзәк утары – Тимершык авылы), 1991 елдан – Кызыл Мишә авылы белән бергә бүленеп чыккан мөстәкыйль «Мишә» күмәк предприятиесе (үзәк утары – Кызыл Мишә авылы), 1992 елдан – «Агропромснаб» Саба район берләшмәсенең ярдәмче хуҗалыгы, 2004 елдан «Көек» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм 2011 елдан Ф.Ф. Хурамшин крестьян-фермер хуҗалыгы (200 башка исәпләнгән атлар фермасы) эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб (1997 елда төзелгән бинада; беренче бина 1938 елда корыла), «Шәехразый» мәчете (1995 елдан), шулай ук төзекләндерелгән «Нәсыйх» чишмәсе бар.

Халык саны

1782 елда – 138 ир-ат;
1859 елда – 315,
1897 елда – 537,
1908 елда – 635,
1920 елда – 511,
1926 елда – 507,
1938 елда – 446,
1949 елда – 288,
1970 елда – 244,
1979 елда – 222,
1989 елда – 141,
2002 елда – 143,
2010 елда – 134,
2020 елда – 128 кеше (татарлар – 98%).