Тарихы

1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Евлашева, Евластова исемнәре белән искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (1871 елда төзелә), мәктәп, тегермән, вак-төякләр кибете, күн чимал эшкәртү заводы эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1106,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Бөкмеш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Яулаштау авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Кызыл юл» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Балтачев). 1951 елда «Кызыл яшьләр» колхозы (үзәк утары – Мишәбаш авылы) белән бергә Калинин исем. колхозга берләштерелә (авылда үзәк утар урнаша). 1994 елдан авылда – «Тан» күмәк предприятиесе, хәзерге вакытта «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Яулаштау» бүлекчәсе эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда урта мәктәп (2000 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты (1973 елдан), китапханә, «Ромашка» балалар бакчасы (1983 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1922 елдан, 1930 елларда ябыла, бинасында клуб урнаша, 1993 елда кабат ачыла; дини архитектура истәлеге) бар.

Мәдәният йорты каршында авыл тарихы музее, «Канәфер» фольклор ансамбле, «Тамаша» театр коллективы (икесе дә − 1996 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

М.З.Ярмиев (1964 елда туган) – социология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 69 душ ир-ат;
1859 елда – 502,
1897 елда – 640,
1908 елда – 671,
1920 елда – 714,
1926 елда – 653,
1938 елда – 626,
1949 елда – 550,
1970 елда – 509,
1979 елда – 484,
1989 елда – 440,
2002 елда – 455,
2010 елда – 451,
2020 елда – 376 кеше (татарлар).