Тарихы

1716 елдан Кече Мишә буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Новопоселенная, Сосновый Мыс исемнәре белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегүчелек һәм киез басу тарала.

XX йөз башында авылда Михаил-Архангел чиркәве (1868 елда Мамадыш сәүдәгәре Никанор Щербаков акчасына төзелә), изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1883 елда ачыла), мәчет, су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1199,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Елыш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Түбән Шытсу авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Яшь Көч» колхозы оештырыла (беренче рәисе – З.Бикбаев). 1958 елдан авылда – «1 Май» колхозы (үзәк утары – Югары Шытсу авылы) эшли. Хәзерге вакытта авылда И.Р.Якупов (сарык асрау) һәм Д.А.Хәбибуллин (ат асрау) крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1931–2014 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Авылда мәдәният йорты (1937 елдан, 2009 елдан – яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты (1959 елдан), «Ибраһим» мәчете (2020 елдан) бар.

Аывыл янында археология истәлекләре – Елыш табылдыгы, Елыш I авыллыгы, Елыш II авыллыгы (Алтын Урда чоры болгар, Казан ханлыгы чоры һәм соңрак дәвер ядкәрләре).

Халык саны

1782 елда – 141 ир-ат;
1859 елда – 480,
1897 елда – 770,
1908 елда – 808,
1920 елда – 673,
1926 елда – 639,
1938 елда – 398,
1949 елда – 320,
1970 елда – 259,
1979 елда – 339,
1989 елда – 102,
2002 елда – 97,
2010 елда – 94,
2020 елда – 71 кеше (татарлар).