- РУС
- ТАТ
Татарстанның Саба районындагы авыл, Мишә елгасының уң кушылдыгы Кече Мишә елгасы буенда, шәһәр тибындагы Байлар Сабасы поселогыннан 13 км көнбатыштарак урнашкан
XVIII йөзнең беренче утызъеллыгында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Челпыш буларак та искә алына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында авылда мәчет, тимерчелек, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 846,9 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Сатыш волостена керә.
1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.
Хәзер – Олы Шыңар авыл җирлегендә.
Күмәкләштерүнең беренче елларында «Кызыл Чулпыч» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Гәрәев). 1956 елдан авылда – «Авангард» (авылда үзәк утар урнаша; хуҗалыкка Оет авылы да керә, 1959 елда үзәк утар Олы Шыңар авылына күчерелә), 1990 елдан – «Оет» колхозлары, 1994 елдан – «Оет» күмәк предприятиесе, 2008 елдан – «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Оет» бригадасының Сатыш филиалы, 2011 елдан «Туган як» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
1934–2007 елларда – башлангыч мәктәп, 1934–2011 елларда клуб эшли. Авылда мәчет (2008 елдан) бар.
А.М.Гарипов (1960 елда туган) – укытучы, төбәк тарихчысы;
К.Г.Хәсәнов (1878–1949) – укытучы, II Дәүләт думасы депутаты.
1782 елда – 42 ир-ат;
1859 елда – 205,
1897 елда – 325,
1908 елда – 402,
1920 елда – 381,
1926 елда – 390,
1938 елда – 400,
1949 елда – 370,
1970 елда – 161,
1979 елда – 145,
1989 елда – 107,
2002 елда – 80,
2010 елда – 71,
2020 елда – 59 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.