Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегүчелек тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.

XX йөз башында мәктәп, тимерчелек, су тегермәне, 6 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1472,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Сатыш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан – Саба районында.

Хәзер – Олы Шыңар авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Байкал» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Шәрифуллин). 1955 елда К.Маркс исем. колхоз (үзәк утары – Кече Шыңар авылы) белән Сталин исем. колхозга берләштерелә (авылда үзәк утар урнаша).

1959 елдан авылда – «Авангард» колхозы (авылда үзәк утар урнаша; хуҗалыкка шулай ук Кече Шыңар, Оет, Чулпыч авыллары, Түлешкә поселогы керә), 1994 елдан – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 2010 елдан «Туган як» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. Хәзерге вакытта «Шыңар» крестьян-фермер хуҗалыгы бар (үсемлекчелек).

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1926 елда башлангыч мәктәп ачыла (бина төзелә), 1934 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык (1965 елда яңа бина төзелә), 1976 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (2007 елда яңа бина төзелә), 2007 елда А.А. Ахунҗанов (педагог, элекке мәктәп директоры, Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры) исеме бирелә.

1995 елдан мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее эшли (оештыручысы – А.М.Гарипов).

Авылда китапханә (1931 елдан, 1965 елдан – яңа бинада), мәдәният йорты (1945 елдан, 1985 елдан – яңа бинада), «Әллүки» балалар бакчасы (1976 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1982 елда яңа медпункт биначсы төзелә), «Мәүлид» мәчете (2001 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлеге – Шыңар авыллыгы (гомумболгар ядкәре) табыла.

Күренекле кешеләре

С.Г.Рахманколый (1888–1916) – язучы, тәрҗемәче, журналист, сүзлекләр авторы;

З.С.Шәрипов (1928–2005) – Татарстан Республикасының атказанган механизаторы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;

Ф.Ә.Шәрифуллин (1939–2011) – журналист, тәрҗемәче, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире (19892003), Татарстан Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе институтының татар тексты мөхәррирләр төркеме мөдире (20032011).

Халык саны

1782 елда – 132 ир-ат;
1859 елда – 850,
1897 елда – 871,
1908 елда – 997,
1920 елда – 1004,
1926 елда – 958,
1938 елда – 883,
1949 елда – 706,
1970 елда – 703,
1979 елда – 601,
1989 елда – 469,
2002 елда – 458,
2010 елда – 440,
2020 елда – 353 кеше (татарлар).