Тарихы

XVI йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Келәнче исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, урман кисү, тегүчелек, чыпта сугу һәм йон тетү тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 907,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Әбде волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Арташ авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда «Ударник» колхозы оештырыла. 1960 елдан авылда – «Икшурминский» (үзәк утары – Иске Икшермә авылы), 1967 елдан – «Сабинский» (үзәк утары – Олы Нырты авылы), 1990 елдан – «Арташский» совхозлары, 1995 елдан – «Арташский» күмәк предприятиесе, 2004 елдан – «Җәләлиев» крестьян-фермер хуҗалыгы, 2009 елдан – «Арташ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан «Нырты» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. «Арташ» крестьян-фермер хуҗалыгы бар (терлекчелек).

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда тулы булмаган урта мәктәп, «Карлыгач» балалар бакчасы (икесе дә – 1995 елдан), клуб (1995 елдан – яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты, «Габделхак» мәчете (2006 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Ш.М.Бариев (1950–1994) – театр һәм кино актеры, ТАССРның атказанган артисты, республиканың М.Җәлил исем. бүләге лауреаты;

К.Җ.Җәмитов (1946 елда туган) – скульптор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе;

М.Н.Нигъмәтҗанов (19302020) – музыка белгече, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 76 ир-ат;
1859 елда – 372,
1897 елда – 536,
1908 елда – 683,
1920 елда – 720,
1926 елда – 688,
1938 елда – 676,
1949 елда – 467,
1970 елда – 547,
1979 елда – 458,
1989 елда – 340,
2002 елда – 333,
2010 елда – 295,
2020 елда – 311 кеше (татарлар).