Тарихы

XVI йөздә нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук йон тетү, киез басу һәм тегүчелек тарала.

XX йөз башында авылда мәчет (1930 елларда ябыла), вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 392,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Яңа Чүриле волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1922 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан – Саба районында.

Хәзер – Мичән авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Бакшанды» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Нигъмәтҗанов). Соңрак хуҗалыкның исеме «Радио» колхозы итеп үзгәртелә.

1951 елдан авылда «Кызыл партизан» колхозы (үзәк утары – Керәнле авылы), 1959 елдан, «Яңа көч» колхозы (үзәк утары – Яңа Мичән авылы) белән берләштерелгәннән соң – эреләндерелгән Тукай исем. колхоз (үзәк утары – Иске Мичән авылы), 1993 елдан – «Керәнле» (үзәк утары – Керәнле авылы), 2000 елдан – Тукай исем. (үзәк утары – Иске Мичән авылы) күмәк предприятиеләр, 2008 елдан «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Мичән» бүлекчәсе эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет чорында башлангыч мәктәп (1918 елдан) һәм клуб эшли (1930 еллардан).

Халык саны

1859 елда – 148,
1897 елда – 289,
1908 елда – 343,
1920 елда – 359,
1926 елда – 290,
1938 елда – 256,
1970 елда – 155,
1979 елда – 82,
1989 елда – 44,
2002 елда – 19,
2010 елда – 16,
2020 елда – 11 кеше (татарлар).