Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. 1940 елга кадәр Келәнче (Каерлы Келәнче) буларак мәгълүм.

1861 елгы реформага кадәр халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет эшли. Авыл халкының имана җире 273 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Уракчы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Күгәрчен авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда Кирова исемендәге колхоз оештырыла. 1960, 1966 елгы мәгълүматлар буенча, авылда – «Россия» (үзәге – Күгәрчен авылы; хуҗалык кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә), 1994 елдан – аерылып «Зәңгәркүл» колхозлары, 1999 елдан Балык Бистәсе районының «Агропромснаб» ярдәмче хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча «Русский мрамор» агросәнәгать комплексында (Күгәрчен авылы), «Казан май комбинаты» ачык акционерлык җәмгыятедә, «Кулон Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә (Янавыл авылы) хезмәт куя.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр – башлангыч мәктәп, 2012 елга кадәр клуб эшли. Фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2003 елдан) бар.

Халык саны

1782 елда – 7 ир-ат;
1859 елда – 175,
1897 елда – 296,
1908 елда – 312,
1920 елда – 304,
1926 елда – 332,
1949 елда – 315,
1958 елда – 328,
1970 елда – 360,
1989 елда – 185,
2002 елда – 130,
2010 елда – 115,
2020 елда – 92 кеше (татарлар).