Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сатуга агач савыт-саба, ат дирбиясе дугалары ясау тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була. 1895 елдан – катнаш бер сыйныфлы земство рус училищесе (1920 елда 27 ир бала һәм 9 кыз бала укый), XX йөз башында 3 мәчет, 3 мәктәп, 8 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2071 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Уракчы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер –Түбән Тегермәнлек авыл җирлеге үзәге.  

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Яңа юл №1» колхозы оештырыла. 1956 елгы мәгълүматлар буенча, авылда – Маленков исемендәге, 1966, 1972, 1992 елгы мәгълүматлар буенча – Г.Тукай исемендәге (хуҗалык кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә) колхозларының үзәк утары урнаша, 1993 елдан Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.

Халкы башлыча авылдагы бюджет оешмаларында, «Востокзернопродукт «Рыбная Слобода» акционерлык җәмгыятедә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1933 елда – җидееллык, 1966 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1975 елда мәктәп каршында сугышчан һәм хезмәт даны музее оештырыла (нигезләүчеләре – Б.Зиннәтуллина, М.Мостафин).

«Сандугач» балалар бакчасы (мәктәп бинасында), мәдәният йорты (2015 елдан яңа бинада), китапханә, табиблык амбулаториясе, 2 мәчет (1991 һәм 1992 еллардан) бар.

В 2003–2020 елларда 25 балага исәпләнгән «Акчарлак» приюты эшли.

Күренекле кешеләре

М.Г.Мортазин (1966 елда туган) – журналист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 184 ир-ат;
1859 елда – 883,
1897 елда – 1449,
1908 елда – 1715,
1920 елда – 1858,
1926 елда – 2088,
1938 елда – 2037,
1949 елда – 1411,
1958 елда – 1027,
1970 елда – 1388,
1989 елда – 947,
2002 елда – 828,
2010 елда – 737,
2020 елда – 585 кеше (татарлар).