Тарихы

XVII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Богородское, Игим буларак та искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегүчелек тарала.

XX йөз башында Казан Богородица чиркәве (1771 елда төзелә; сакланмаган), земство мәктәбе (1867 елда ачыла, 1920 елда 65 ир бала һәм 40 кыз бала укый), су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1100 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Шомбыт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Казак Чаллысы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1956, 1960 елгы мәгълүматлар буенча, авылда «Правда» колхозының үзәк утары урнаша. 1958 елдан авылда – берләштерелгән «Победа» (үзәге – Казак Чаллысы авылы), 1993 елдан – мөстәкыйль «Чишмә» колхозы, 1996 елдан шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.

Мәдәният

2013 елга кадәр клуб эшли. Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве (1996 елдан), зиратта кәшәнә (2010 еллардан) бар.

Күренекле кешеләре

М.С.Глухов (1937–2003) – тарихчы, тарих фәннәре кандидаты, төбәкне өйрәнүче;

П.Ф.Краснов (1928–1965) – рәссам.

Халык саны

1782 елда – 120 ир-ат;
1859 елда – 555,
1897 елда – 738,
1908 елда – 836,
1920 елда – 735,
1926 елда – 559,
1938 елда – 558,
1949 елда – 349,
1958 елда – 266,
1970 елда – 433,
1989 елда – 110,
2002 елда – 89,
2010 елда – 63,
2020 елда – 54 кеше (керәшен татарлар – 79%, руслар – 6%, мөселман татарлар – 15%).