- РУС
- ТАТ
Татарстанның Балык Бистәсе районындагы авыл, Шомбыт елгасы буенда, шәһәр тибындагы Балык Бистәсе поселогыннан 48 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1680 елдан рус чыганакларында Пустошь Шимбутбаш буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Чаллы исеме белән дә искә алына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында мәчет, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 669,5 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Шомарбаш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.
Хәзер – Шомарбаш авыл җирлегендә.
1929 елда «Ирек» колхозы оештырыла. 1950 елда ул «Социализм» колхозы белән берләштерелә (үзәк утары Шомарбаш авылында урнаша). 1973 елда хуҗалык «Социализм» совхозы итеп үзгәртелә. 1994 елдан авылда «Шомарбаш» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.
Халкы башлыча «Яруллин Ф.Г.» крәстиян-фермер хуҗалыгында, бюджет оешмаларында эшли.
Башлангыч мәктәп (Шомарбаш тулы булмаган урта мәктәбе филиалы), клуб (бинасы 1995 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 елдан) бар.
И.Г.Һадиуллин (1964 елда туган) – педагог, ТРның атказанган укытучысы, ТР Мәгариф һәм фән министры (2020 елдан);
С.Ә.Шәрипов (1945 елда туган) – галим агроном, икътисадчы, икътисад фәннәре докторы, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе, Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, ТР, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, РФ югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре, ТР Дәүләт бүләге лауреаты.
1782 елда – 59 ир-ат;
1859 елда – 286,
1897 елда – 549,
1908 елда – 585,
1920 елда – 592,
1926 елда – 612,
1938 елда – 780,
1949 елда – 516,
1958 елда – 514,
1970 елда – 455,
1989 елда – 242,
2002 елда – 212,
2010 елда – 176,
2020 елда – 159 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.