Тарихы

XIX йөз башында Сембер губернасының Языково авылыннан күченеп килүчеләр тарафыннан нигезләнә. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе (1893 елда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе буларак ачыла, 1903 елда изге Гурий борадәрлеге мәктәбе итеп үзгәртелә, 1909 елдан – чиркәү-приход мәктәбе; 1915 елда 12 ир бала һәм 4 кыз бала укый) эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 49,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Шомбыт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Шомбыт авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1956 елдан авылда «Шумбутский» совхозы эшли (1956, 1966 елгы мәгълүматлар буенча, үзәк утар Шумбут авылында, 1972, 1986, 1992 елгы мәгълүматлар буенча, Биектау авылында урнаша).

2014 елдан авыл территориясендә «Кыргый ферма» эко-туристлык паркы» проекты гамәлгә ашырыла. Таулы Алтайдан китерелгән мараллар һәм тимгелле боланнар гомуми мәйданы 60 га булган вольерларда тотыла (хайваннарның саны – 200 ләп баш).

Халык саны

1859 елда – 211,
1897 елда – 302,
1908 елда – 365,
1920 елда – 291,
1926 елда – 296,
1938 елда – 323,
1949 елда – 170,
1958 елда – 88,
1970 елда – 129,
1989 елда – 29,
2002 елда – 14 кеше (руслар),
2010 һәм 2020 – даими яшәүчеләр юк.