Тарихы

1647–1656 еллардан морза Колай Сабакаев авылы буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Олы Елга, Елга Сабакай буларак та искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1882 елда мәчет төзелә (дини архитектура истәлеге, 1977 елда манарасы сүтелә, 1980 еллар уртасында капиталь төзекләндерелә, яңа манара корыла, 1997 елда сүтелә, манарасы яңа мәчет төзелешендә файдаланыла). 1860 елда имам булып – Гарифулла Рәхмәтуллин, 1889 елда аның улы Мөхәммәтзакир Гарифуллин раслана.

XX йөз башында мәчет, мәктәп (40 ир бала һәм 30 кыз бала укый), 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 808,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Масловка волостенакерә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Олы Елга авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында «Кызыл Йолдыз» колхозы оештырыла (хуҗалык кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә). 1950 елда ул «Кызыл Йорт өсте» колхозы (Олы Елга авылы) белән Ленин исемендәге колхозга берләштерелә (үзәге – Олы Елга авылы). 1963 елгы мәгълүматлар буенча, авылда «Кама» колхозы (үзәге – Олы Елга авылы) эшли.

Халкы башлыча «Кама» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә һәм Казан предприятиеләрендә эшли.

Мәдәният

2008 елга кадәр клуб эшләп килә. 1990 елларда иске мәчет урынында силикат кирпечтән яңа мәчет бинасы төзелә.

Халык саны

1782 елда – 49 ир-ат;
1859 елда – 255,
1897 елда – 407,
1908 елда – 465,
1920 елда – 447,
1926 елда – 322,
1949 елда – 215,
1958 елда – 271,
1970 елда – 277,
1989 елда – 192,
2002 елда – 166,
2010 елда – 171,
2020 елда – 137 кеше (татарлар – 87,5%, азәрбайҗаннар – 8%).