Тарихы

1646 елдан мәгълүм. 1861 елга кадәр халкы алпавыт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында иске дин тарафдарлары гыйбадәтханәсе, бер сыйныфлы чиркәү-приход мәктәбе (1891 елда ачыла; 1916 елда 70 ир бала һәм 50 кыз бала укый), 2 тегермән, ярма яргыч, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1149 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Уракчы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Уракчы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1956, 1960 елгы мәгълүматлар буенча, авылда «Заветы Ильича» колхозының үзәк утары урнаша (хуҗалык кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә). 1963 елда авылда – «Ленинская Искра» колхозы (үзәге – Уракчы авылы), 1969 елдан – шул ук исемендәге совхоз, 1994 елдан – «Уракчы» совхозы, 2013 елга кадәр «Вамин-Татарстан» ачык акционерлык җәмгыяте, Балык Бистәсе ашлык кабул итү предприятиесенең «Мель-Починок» ярдәмче хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, «Русский мрамор» агросәнәгать комплексы» акционерлык җәмгыятедә (Күгәрчен авылы), «Казан май комбинаты» ачык акционерлык җәмгыятедә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр башлангыч мәктәп эшләп килә. Клуб (бинасы 1991 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

С.В.Давыдов (1918–1992) – Советлар Союзы Герое, гвардия кече лейтенанты, Ленин ордены, беренче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 120 ир-ат;
1859 елда – 690,
1897 елда – 1291,
1908 елда – 1321,
1920 елда – 1165,
1926 елда – 1099,
1938 елда – 978,
1949 елда – 690,
1958 елда – 533,
1970 елда – 419,
1989 елда – 224,
2002 елда – 267,
2010 елда – 176,
2020 елда – 183 кеше (руслар – 54%, татарлар – 46%).