Тарихы

XVII йөзнең беренче яртысында Казан ханлыгы чорындагы торулык урынында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Богословское буларак та искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннары катлавына керә (алпавытлар Маслова һәм И.А.Родионов милкендә була). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чүлмәкчелек тарала. Поташ заводы эшли. Балыкчылар сәүдәгәр Ляпахинның балык тоту биләмәләрен арендалыйлар.

1753 елда алпавыт А.Родионов хисабына Иоанн-Богослов чиркәве төзелә (совет чорында ябыла; 2005 елдан торгызу эшләре алып барыла; тиешенчә файдаланыла; классицизм элементлары булган барокко стилендәге архитектура истәлеге). 1867–1903 елларда приходта Г.В.Воронцов хезмәт итә.

XX йөз башында земство мәктәбе (1868 елда ачыла, 1918 елда 55 ир бала һәм 15 кыз бала укый), 3 тимерче алачыгы, кредитлау ширкәте, казна шәраб кибете һәм 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире (хәзер сакланмаган Дмитриевка авылы белән бергә) 2016,9 дисәтинә тәшкил итә.

1908 елда педагог В.П.Мосолов (соңыннан К.А.Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе укытучысы) җиләк-җимеш питомнигы оештыра.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Масловка волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер –Масловка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда – Сталин исемендәге колхоз (беренче рәисе – Г.Черкасов), 1964 елда җиләк-җимеш питомнигы һәм «Кама» колхозы җирлегендә «Масловский» җиләк-җимеш совхозы оештырыла; 1966, 1972, 1992 елгы мәгълүматлар буенча авылда совхозның үзәк утары урнаша (хуҗалык бакчачылык, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә).

Авыл үсешенә 1970–1990 елларда совхоз директоры булып эшләгән Г.П.Васильева зур өлеш кертә: аның вакытында елга 5 млн шартлы банка җиләк-җимеш консервлары һәм 1,5 мең т алма согы җитештерүгә сәләтле җиләк-җимеш эшкәртү заводы, 1100 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән терлекчелек комплексы, 248 фатирлы торак комплекс төзелә, авыл газлаштырыла, мәдәният йорты, урта мәктәп, 200 урынлы хезмәт һәм ял лагеры сафка баса.

2001 елда совхоз «Масловский» ачык акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелә. Халкы башлыча шул ачык акционерлык җәмгыятедә хезмәт куя.

Мәгариф һәм мәдәният

1949 елга кадәр – башлангыч, 1949–1961елларда – җидееллык, 1962–1983 елларда – сигезьеллык, 1984 елдан урта мәктәп эшли (бинасы 1977 елда төзелә). 1999 елда мәктәп каршында тарих-төбәкне өйрәнү музее ачыла (нигезләүчесе – Л.С.Алексеева).

Мәдәният йорты (1980 елдан), китапханә (1968 елдан), «Ягодка» балалар бакчасы (1986 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2018 елдан), стадион (2016 елдан), универсаль спорт мәйданчыгы (2017 елдан), мини-футбол уйнау өчен ясалма чирәм капламлы универсаль мәйданчык (2018), мәчет (2008 елдан) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре – Масловка (Утрау) I, Iа, II, V туктаулыклары (бронза гасырның соңгы чоры); Масловка (Утрау) табылдыгы (неолит дәвере һәм бронза гасырның соңгы чоры) ачыклана.

Күренекле кешеләре

И.П.Петухов (1914–1950) – Советлар Союзы Герое, подполковник, Ленин ордены, Кызыл Байрак, беренче һәм икенче Ватан сугышы орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 281 ир-ат;
1859 елда – 889,
1897 елда – 1147,
1908 елда – 1450,
1920 елда – 1395,
1926 елда – 1478,
1949 елда – 672,
1958 елда – 576,
1970 елда – 522,
1989 елда – 791,
2002 елда – 801,
2010 елда – 677,
2019 елда – 776 кеше (татарлар – 53,6%, руслар – 29,6%).