Административ-территориаль буйсынуы

Кызыл Йолдыз урманчылыгы 1940 елда Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы буларак оештырыла. 1956 елгы мәгълүматлар буенча, торак пункт Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы поселогы дип аталган, 2005 елдан – хәзерге исемендә.

Оештырылган вакытыннан – Кызыл Йолдыз районында. 1959 елның 26 мартыннан – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Шомарбаш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы башлыча Кызыл Йолдыз урманчылыгында эшли. Урманчылыкның агач эшкәртү цехында чана, савыт-саба, себеркеләр һәм мунчала җитештерәләр. Хәзерге вакытта даими питомникларда 1 миллионга якын утыртма үстерәләр.

Мәгариф һәм мәдәният

2005 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Клуб (бинасы 1954 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар. Клуб каршында «Чулпы» фольклор ансамбле эшли (2012 елдан, 2017 елдан – халык ансамбле; нигезләүчесе 1әм җитәкчесе – Л.А.Кибякова).

2020 елда урманчылыкның административ бинасы диварында ТАССР, РСФСРның атказанган урманчысы, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры Т.Г.Габделхаковка (1954–1988 елларда урман хуҗалыгы белән җитәкчелек итә) багышланган мемориаль такта урнаштырыла,

Халык саны

1989 елда – 153,
2006 елда – 88,
2010 елда – 67,
2020 елда – 73 кеше (керәшен татарлар – 93,1%, мөселман татарлар – 5,5%, руслар – 1,4%).