Тарихы

1680 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет (1816 елгы тузган мәчет урынына 1907 елда төзелә; дини архитектура истәлеге; хәзерге вакытта тиешенчә файдаланыла), мәктәп (70 ир бала һәм 75 кыз бала укый), кирпеч заводы, су тегермәне, 3 кибет эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1234,5 дисәтинә тәшкил итә.

1842 елдан мәхәллә имамы вазифаларын М.Абдуллин, 1881 елдан аның улы З.Мөхәммәтшин башкара.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Шомбыт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе районында. 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз районы үзәге. 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Котлы Бөкәш авыл җирлеге үзәге.  

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Кызыл Йолдыз» колхозы оештырыла. 1960, 1966, 1972, 1986 елгы мәгълүматлар буенча, авылда – Калинина исемендәге колхоз (үзәге – Тәберде Чаллысы авылы; соңрак, 1992 елгы мәгълүматлар буенча, үзәк К.Б. авылына күчерелә), 1994 елдан «Чаллы» авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.

1935–1958 елларда машина-трактор станциясе эшли, 1959 елда ремонт-техник станциясе итеп үзгәртелә.

1980 елда – 80 урынлы хастаханә, 1982 елда табиблык амбулаториячсе биналары төзелә.

1990 елларга кадәр – май заводы, 2000 елларга кадәр кирпеч заводы эшләп килә. Халкы башлыча «Шакиров И.К.», «Гимадиев Р.Р.», «Гимадиев А.Р.» крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елда беренче баскыч башлангыч мәктәп ачыла (1921 елда 169 бала укый), 1937 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (2002 елдан – яңа бинада).

Мәдәният йорты (бинасы 1975 елда төзелә), 2 китапханә, табиблык амбулаториясе, 2 мәчет (1907 елда һәм 2007 елда төзелгән («Бөкәш нуры») мәчетләре) бар.

1985 елда авыл тарихы музее ачыла (нигезләүчесе – К.Г.Ахунов, 2011 елдан – Балык Бистәсе төбәкне өйрәнү музее филиалы), мәктәп бинасында урнаша. Музей экспозициясе 2005 елда ТР Милли музееның иҗат төркеме тарафыннан төзелә. Чаллы (Тәберде) шәһәрлеге экспонатлары коллекциясе, XIX–ХХ йөзләр авыл халкы көнкүреше әйберләре урнаштырыла. 2021 елның 1 гыйнварына төп фондта 3219 саклау берәмлеге исәпләнә.

Күренекле кешеләре

Ш.М.Әхмәтшин (1954–2017) – инженер, хакимият-хуҗалык хезмәткәре, «Кукмора киез итек-киез комбинаты» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры (1988–2017, 2020 елда комбинат бинасы каршында аның бюсты урнаштырыла).

Халык саны

1782 елда – 121 ир-ат;
1859 елда – 576,
1897 елда – 828,
1908 елда – 1045,
1920 елда – 1053,
1926 елда – 1000,
1938 елда – 1212,
1949 елда – 1389,
1958 елда – 2044,
1970 елда – 1764,
1989 елда – 1299,
2002 елда – 1264,
2010 елда – 1309,
2020 елда – 1140 кеше (татарлар – 99%, руслар – 1%).