Тарихы

1565–1567 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Новоникольское буларак та искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук агач эше, сандыклар ясау, кыл эшкәртү тарала.

1891 елда беренче гильдия сәүдәгәре К.А.Макашин хисабына Николай чиркәве төзелә (псевдорус һәм классицизм элементлары булган элгәреге эклектика стилендәге дини архитектура истәлеге). Храм янәшәсендә алпавыт утары урнашкан (нигез калдыклары һәм су җирле чишмәдән агач торбалар аша килгән фонтан харәбәләре сакланган).

Алпавыт Мертваго утарын элеккеге приказчик, сәүдәгәр К.А.Макашинга сата, 1851 елда К.А.Макашин аракы (ХХ йөз башында завод аның улы, Казан университеты студенты Александра Макашина милкендә була; 1961 елга кадәр эшли; кирпеч корылма сакланган) һәм кирпеч заводлары төзетә. 1870 елларда аның хисабына шулай ук чиркәү-приход мәктәбе бинасы салына.

XX йөз башында Николай чиркәве, земство мәктәбе (1875 елдан, 1920 елда 47 ир бала һәм 31 кыз бала укый), су тегермәне, сәүдәгәр К.А.Макашинның Александр аракы һәм ат заводлары, казна шәраб кибете һәм 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 651 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Зюзино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1944 елның 19 февраленнән – Солтан районында. 1946 елның 5 апреленнән – Корноухово районы үзәге. 1954 елның 19 ноябреннән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер –Корноухово авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1919 елда, Коминтерн ярдәмендә сәяси эзәрлекләүләрдән качып, авылга Германиядән һәм Польшадан коммунист эшчеләр килеп урнаша. Сәүдәгәр К.А.Макашин биләмәсе җирлегендә илдә тәүге совхозларның берсе – «Халыкара эшчеләр теләктәшлеге» («Международная рабочая солидарность» – «МРС», идарәчесе – Фридрих Фриц) хуҗалыгы оештырыла. 1921 елда Халыкара Россиягә ярдәм оешмасы башлангычында 2 түләүсез ашханә ачыла. 1930 елларда авылда фашизмнан качып килгән немецлар һәм поляклар төпләнә.

1938, 1946 елгы мәгълүматлар буенча – «1 Май» колхозы, сугыш елларында шулай ук «Ударник №3» колхозы да эшли. 1957 елда «Халыкара эшчеләр теләктәшлеге» совхозында Зюзино, Наумовка, Яңа Ырга, Югары Ырга, Шетнево Чирмешән, хәзер инде юкка чыккан Авдеевка, Брёхово, Дзержинка, Новосёлки, Хвостово авыллары исәпләнә. 1963, 1966, 1986, 1992 елгы мәгълүматлар буенча авылда «Корноуховский» совхозы эшли.

Нәселле терлек үрчетүгә юнәлеш тоткан совхоз республикада иң алдынгыларның берсе була. 1960 елларда миллионер хуҗалыкны Ленин ордены кавалеры В.Зубков җитәкли. Аның җитәкчелегендә терлекчеләр өчен ике катлы торак йортлар, сөт заводы, ипи пешерү бинасы, ветеринария дәваханәсе, көнкүреш йорты һ.б. төзелә.

1992 елда «Тулуш» совхозы (үзәге – Югары Ырга авылы) аерылып чыга, терлекләрнең баш саны кискен кими. 2005 елда совхозүзгәртеп корыла. 2006 аның җирләре «Слобода» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятегә (үсемлекчелек) тапшырыла.

Халкы башлыча «Гумашян Г.С.» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә (2007 елдан, үсемлекчелек, терлекчелек) эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында башлангыч мәктәп ачыла, 1938 елда – җидеелык, 1952 елда – урта, в 2012 елда тулы булмаган урта мәктәп (1986 елда яңа бина төзелә). 1993 елда мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее оештырыла (нигезләүчесе – Г.Н.Бадретдинова).

1955–1977 елларда авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесе эшли (1977 елда Балык Бистәсендәге 21 һөнәри-техник училище белән 17 нче урта һөнәри-техник училищега берләштерелә, хәзерге вакытта – Балык Бистәсе агротехник техникумы).

Авылда мәдәният йорты, (2016 елдан яңа бинада), китапханә (мәктәп бинасында), «Теремок» балалар бакчасы (бинасы 1989 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (балалар бакчасы бинасында), картлар һәм инвалидлар өчен интернат (1997 елдан), мәчет (2007 елдан), кәшәнә (2015 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

М.В.Агафонов (1901–?) – юрист, ТАССРның юстиция халык комиссары урынбасары (1941–1951 );

С.П.Дырин (1959 елда туган) – социолог, социология фәннәре докторы;

К.И.Синаев (1923–1981) – химик-технолог, техник фәннәр докторы, профессор, Бөек Ватан сугышы ветераны, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

Авыл зиратында сәүдәгәр К.А.Макашин (1829–1904) кабере сакланган.

Халык саны

1782 елда – 118 ир-ат;
1859 елда – 370,
1897 елда – 530,
1908 елда – 561,
1920 елда – 845,
1926 елда – 660,
1949 елда – 1379,
1958 елда – 1190,
1970 елда – 1263,
1989 елда – 727,
2002 елда – 631,
2010 елда – 599,
2019 елда – 543 кеше (руслар – 63%, татарлар – 36%).