Административ-территориаль буйсынуы

1936 елда (башка фикер буенча, 1938 елда) «Корноуховский» совхозы бүлекчәсе буларак нигезләнә; башта анда терлекләрне җәйге чорда асрау биналары гына урнаша, эшчеләр башка торак пунктлардан килеп эшлиләр. Бөек Ватан сугышы елларында биналарның бер өлеше эшчеләр өчен даими торак урыны итеп үзгәртелә, йортлар төзи башлыйлар.

1980 елдан – Ленин исемендәге химия заводының, 1992 елдан «В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт фәнни-җитештерү предприятиесе» федераль фәнни-җитештерү үзәге» федераль дәүләт унитар предприятиесенең ярдәмче хуҗалыгы. 1985–2000 елларда предприятие тарафыннан 26 йорт төзелә, алар 2004 елда Шумково җирле үзидарә советы карамагына тапшырыла.

Хәзерге вакытта Шумково авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

2016 елда авылда «Арыш» хуҗалыгында Канададан кайтарылган ит токымлы 130 баш терлек асрала.

Мәгариф һәм мәдәният

1991–2011 елларда – башлангыч мәктәп, 2016 елга кадәр фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Халык саны

1986 елда – 95,
2010 елда – 69,
2020 елда – 73 (татарлар – 78%, руслар – 12%, таҗиклар – 9%).