Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Кодряково, Кодряковы Челны исемнәре белән искә алына.

1648 елгы писцовый кенәгә мәгълүматлары буенча, руслар килгәнче авылда татар морзалары яши.

В 1850 елларда алпавыт Якобиның аракы заводы була. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннары катлавына керә (алпавыт Якобилар милкендә булалар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында Николай чиркәве, бер сыйныфлы чиркәү-приход мәктәбе (1886 елдан, 1914 елда 22 ир бала һәм 13 кыз бала укый), кирпеч заводы, су тегермәне, 2 тимерче алачыгы, Казан аеклык җәмгыятенең уку өе, казна шәраб һәм 3 вак-төякләр кибете, чәйханә, 2 сыраханә, шимбәләрдә базар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 679,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Шомбыт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елгың 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Казак Чаллысы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында «Трудовик» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – Берия исемендәге, 1958 елдан – «Победа» (үзәге – Казак Чаллысы авылы) колхозлары, 1996–2006 елларда шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.

Күренекле кешеләре

В.И.Якоби (1834–1902) – рәссам, профессор, Император Сәнгать академиясе академигы, Күчмә сынлы сәнгать күргәзмәләре ширкәтен оештыручыларның берсе.

Халык саны

1782 елда – 31 ир-ат;
1859 елда – 384,
1897 елда – 652,
1908 елда – 768,
1920 елда – 431,
1926 елда – 410,
1938 елда – 327,
1949 елда – 221,
1958 елда – 283,
1970 елда – 99,
1989 елда – 29,
2002 елда – 8,
2010 елда – 6,
2020 елда – 2 кеше (руслар).