Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Бирдебәк Чаллысы исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре –игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.

XX йөз башында су тегермәне, 2 буяу-ману урыны, 2 ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете, 1909 елдан бер сыйныфлы изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1916 елда 9 ир бала һәм 4 кыз бала укый) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 470 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Шомбыт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Казак Чаллысы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Кызыл Бирдебәк» колхозы оештырыла. 1952 елдан авылда – «Правда» (үзәге – Үри Чаллысы авылы), 1962 елдан – берләштерелгән «Победа» (үзәге – Казак Чаллысы авылы; хуҗалык кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә), 1993 елдан – мөстәкыйль «Чишмә» колхозы, 1996 елдан – шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, 1999 елдан «Победа» авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.

Халкы башлыча «Бариев Р.Г.», «Ананьева Л.С.» (Ури Чаллысы авылы) крестьян-фермер хуҗалыкларында эшлиләр.

Мәгариф һәм мәдәният

2020 елга кадәр башлангыч мәктәп эшләп килә.

Клуб (элеккеге фельдшер-акушерлык пункты бинасында), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2017 елдан) бар.

Халык саны

1782 елда – 24 ир-ат;
1859 елда – 260,
1897 елда – 489,
1908 елда – 549,
1920 елда – 655,
1926 елда – 577,
1938 елда – 520,
1958 елда – 326,
1970 елда – 359,
1989 елда – 204,
2002 елда – 165,
2010 елда – 126,
2020 елда – 110 кеше (мөселман татарлар – 83%, керәшен татарлар – 17%).