Тарихы

1646 еллардан Нырсывары, Малая Шебулакова тож буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Енсывар, Янцовары исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, өс-баш киеме тегү киң тарала.

1884 елда Казан сәүдәгәре П.В.Щетинкино акчасына агач Покров чиркәве (совет чорында ябыла, чиркәү манарасының өске өлеше сүтелә, бинада мәктәп урнаштырыла, хәзер җимерек хәлдә) төзелә.

XX йөз башында Покров чиркәве, Гурий борадәрлеге мәктәбе (1868 елда ачыла), икмәк саклау-сату, 4 вак-төякләр кибете, су тегермәне, тимерчелек, 2 сыраханә, казана шәраб, төпләү һәм тире эшкәртү остаханәсе эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1465,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Ключище волостена керә.

1920 елда – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Питрәч районында.

Хәзер – Янсуар авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерүнең беренче елларында авылда “Самолет” колхозы оештырыла. 1951 елда “Гигант” колхозы итеп үзгәртелә, 1952 елда Ленин исем. колхоз (“Дружба”, “Правда” колхозлары белән бергә), 1959 елда (башка чыганаклар буенча 1961 елда) – Ильич исем. колхоз (авылда үзәк утар урнаша; хуҗалыкка шулай ук Нырсуар, Раевка, Талкыш авыллары да керә), 1997–2006 елларда Ильич исем. авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1931 елда урта мәктәп ачыла, 2013 елда ябыла.

Китапханә (1964 елдан, клуб, аннан соң аерым агач бинада, 1983 елдан яңа мәдәният йортында урнаша), мәдәният йорты (1983 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, Сергий Радонежский кәшәнәсе (2017 елдан, С. һәм А.Смирновлар акчасына төзелә) бар.

Авыл үзәгендә һәм янында археология истәлекләре – Янсуар I һәм II каберлеге (Казан ханлыгы чоры һәм соңрак дәвер, XV–XVI йөзләр), Янсуар табылдыгы (Ананьино, Азелино культуралары) ачыклана.

Халык саны

1782 елда – 244 ир заты;
1859 елда – 624,
1897 елда – 800,
1908 елда – 888,
1920 елда – 997,
1926 елда – 970,
1938 елда – 789,
1949 елда – 606,
1958 елда – 585,
1970 елда – 679,
1979 елда – 561,
1989 елда – 330,
2002 елда – 216,
2010 елда – 166,
2020 елда – 120 кеше (татарлар).