Тарихы

Рус телендәге чыганакларда 1602–1603 еллардан Бимер Тавелева (Бимәр Тау Иле) исеме белән мәгълүм. Фаразланганча, авыл Касыйм шәһәреннән (соңыннан Рязань губернасына керә) килгән морза Сандуковлар тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Тау Иле-Ходяшево буларак та искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту, сәүдә эше тарала.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, 2 ярма яргыч, су тегермәне, балавыз аергыч, 5 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1705 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Селәнгеш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Татар Тау Иле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Нариманов исем. колхоз оештырыла. 1944 елга кадәр шулай ук «Урал», Чапаев исем. колхозлар эшләп килә; 1944 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1958 елда) алар Нариманов исем. колхозга берләштерелә (авылда үзәк утар урнаша), 1958 елда әлеге хуҗалыкка «Призыв» (үзәк утары – Княжа авылы), Сталин исем. (үзәк утары – Рус Тау Иле авылы) колхозлар кушыла. 1997 елда колхоз Нариманов исем. авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә.

Хәзерге вакытта авылда «Ак Барс Питрәч» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге, кошчылык белән шөгыльләнә.

Авыл янында бут ташы карьеры урнашкан («Газовик» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте).

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1968 елда – сигезьеллык, 2000 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1967 һәм 2000 елларда яңа биналар төзелә).

Авылда китапханә (1939 елдан – уку өе, 1976 елдан – мәдәният йорты бинасында, 2003 елдан – иске мәктәп бинасында), мәдәният йорты (1971 елдан, башка мәгълүматлар буенча, 1976 елдан), «Әкият» балалар бакчасы (1968 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2019 елдан), мәчет (1991 елдан, башка мәгълүматлар буенча, 1993 елдан), 2018 елда төзекләндерелгән «Тау иле» чишмәсе бар.

Мәдәният йорты каршында «Ядкәр» татар җыры ансамбле (2017 елдан) эшли.

Авыл янында археология истәлекләре:

Күренекле кешеләре

Ә.З.Кәлимуллин (1919–1967) – балет артисты, балетмейстер, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда – 87 ир-ат;
1859 елда – 782,
1897 елда – 1166,
1908 елда – 1356,
1920 елда – 1407,
1926 елда – 1134,
1949 елда – 921,
1958 елда – 698,
1970 елда – 688,
1979 елда – 629,
1989 елда – 574,
2002 елда – 578,
2010 елда – 545,
2020 елда – 518 кеше (татарлар).