Тарихы

XVI йөз ахырына кадәр нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Покровское буларак та искә алына.

Писцовый кенәгәләрдәге мәгълүматларга караганда, 1553 елда йомышлы кешеләр Люткиннарга авыл милек сыйфатында бирелә, алар шунда Углич һәм Кострома тирәсендәге утарлардан крестьяннарны күчереп утырталар.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә авылда дворяннар Вешняковлар, З.М.Тиле, Ж.П.Желтухина, Е.А.Либерт һ.б.ның биләмәләре була). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек тарала.

1787 елда алпавыт И.Д.Макаров акчасына Покров чиркәве төзелә (соңгы чор барокко стилендәге дини архитектура истәлеге; совет чорында эшләми, 1994 елда диндарларга кайтарыла).

XX йөз башында Покров чиркәве, земство мәктәбе (1868 елда ачыла), 2 тегермән, 4 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1444,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Колай волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Колай авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Победа труда» колхозы оештырыла. 1950 елда аңа «Красный пахарь» колхозы кушыла. 1979 елдан авылда «Кулаевский» совхозы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Элек тулы булмаган урта мәктәп (1998 елга кадәр), китапханә эшли.

Авылда тарих һәм архитектура истәлекләре:

  • Б.Д.Желтухин утары (XIX йөз уртасында алпавыт В.Д.Желтухин, башка мәгълүматлар буенча, XVIII йөз ахырында алпавыт И.Д.Макаров тарафыннан төзелә; 1898 елда Казан өяз земствосы, шунда авыл хуҗалыгы бүлекчәле ике сыйныфлы мәктәп урнаштыру өчен, аны алпавыт Могилатовлардан сатып ала, 1918 елдан бинасында гомуми белем бирү мәктәбе урнаша; элгәреге эклектика стилендәге торак архитектурасы истәлеге);
  • төрле чорларда алпавытлар И.Д.Макаров, В.Ф.Желтухин, Могилатовлар милке булган утар йорты (соңгы чор классицизм стилендәге XVIII йөз архитектурасы истәлеге; совет чорында анда республикадагы беренче туберкулез диспансеры, фельдшерлык пункты урнаша);
  • атлар асрау комплексына кергән 2 хуҗалык корылмасы (XIX йөз ахырында җәя сыман өслекле тәрәзәләр белән кызыл кирпечтән төзелгәннәр) сакланган.

Авыл янында археология истәлеге – Тогашево табылдыгы (неолит дәвере – бронза гасыр) ачыклана.

Күренекле кешеләре

А.В.Борисов (1897–1961) – табиб-венеролог, ТАССРның, РСФСРның атказанган табибы.

Халык саны

1782 елда – 203 ир-ат;
1859 елда – 781,
1897 елда – 1102,
1908 елда – 1236,
1920 елда – 1419,
1926 елда – 1585,
1949 елда – 911,
1958 елда – 658,
1970 елда – 367,
1979 елда – 295,
1989 елда – 192,
2002 елда – 135,
2010 елда – 103,
2020 елда – 126 кеше (руслар).