Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә, 1550 еллардан – рус авылы. 1764 елга кадәр авылның җирләре Зөя шәһәренең Троица ирләр монастыре милкендә була.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, сарык тиресе эшкәртү, он тарту һәм мич чыгару тарала. Авылда Казан университеты профессоры Стратоновның һәм математика укытучысы Г.Н.Шебуевның утарлары урнаша.

XX йөз башында Екатерина чиркәве, 2 земство мәктәбе (аларның берсе 1884 елда рухани П.И.Воздвиженский йортында ачыла), вак кредит учреждениесе, су һәм җил тегермәннәре, йон тетү урыны, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1276,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кощаково волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Шигали авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда (башка мәгълүматлар буенча, 1931 елда) «Ударник» колхозы (беренче рәисе – Д.Г.Кузьмин) оештырыла. 1952 елдан – Суворов исем. колхоз (авылда үзәк утар урнаша; хуҗалыкка шулай ук хәзерге вакытта юкка чыккан Починок, Орловка, Анненково авыллары керә), 1957 елдан – «Кулаевский» совхозының 4 нче бүлекчәсе, 1960 елдан – бүленеп чыккан «Пестречинский» совхозы бүлекчәсе, 1970 елдан – яңа оешкан мөстәкыйль «Шигалеевский» совхозы (авылда үзәк утар урнаша).

1997 елдан – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2000 елдан «Газовик» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте («Таттрансгаз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ярдәмче хуҗалыгы, карамагына ферма, машина-трактор паркы, авыл янындагы ындыр табагы керә) эшли.

Хәзерге вакытта «Джавах» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Совет чорында (1950 еллардан) авылда «Татавтодор» ачык акционерлык җәмгыяте шәһәр яны филиалының Питрәч юл ремонт-төзелеш участогы, «Пестречинский» совхозының сөт продукциясен җитештергән сөт эшкәртү заводы (1966–1973 елларда), авылдан 2 км ераклыкта Казан ит-сөяк оны җитештерү ветеринария-санитария утильләштерү заводы (1973 елдан, 1984 елда терлек азыгы җитештерүче «Татарское» җитештерү берләшмәсе итеп үзгәртелә, 1999–2004 елларда – «Агро-корм» дәүләт унитар предприятиесе, соңрак бетерелә) эшләп килә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда – башлангыч мәктәп (профессор Стратонов һәм рухани Краснов йортларында урнаша), өлкәннәр өчен наданлыкны бетерү мәктәбе, 1931 елда крестьян яшьләр мәктәбе ачыла; соңгысы 1936 елда – җидееллык (1937 елдан элек урман сәүдәсе белән шөгыльләнгән Я.Григорьев йортында урнаша), 1963 елда – сигезьеллык, 1992 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1997 елдан – яңа бинада).

Авылда:

  • китапханә (1924–1938 елларда – уку өе, урыны еш үзгәрә, 2015 елдан – күпфункцияле үзәк бинасында),
  • «Солнышко» балалар бакчасы (1958 елдан, башка мәгълүматлар буенча, 1966 елдан, 2000 еллар башыннан – мәктәп белән уртак бинада),
  • фельдшер-акушерлык пункты,
  • күпфункцияле үзәк (2015 елдан),
  • «Наилә» мәчете (2014 елдан),
  • Изгеләндерүче Николай Чудотворец кәшәнәсе (2014 елдан) бар.

1980 елдагы янгынга кадәр клуб эшләп килә (хәзерге вакытта – күпфункцияле үзәк бинасында).

Күпфункцияле үзәк каршында «Малахит» вокаль ансамбле (2010 елдан), «Юл Dance» хореография коллективы (2013 елдан), «Мандарин» театр студиясе (2021 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Н.В.Веригин (1796–1872) – прапорщик, мемуарчы;

Н.Г.Шебуев (1874–1937) – «Пулемет» сатирик журналының, «Газета Шебуева» газетасының нашире-мөхәррире.

Халык саны

1782 елда – 183 ир-ат;
1859 елда – 473,
1897 елда – 553,
1908 елда – 524,
1920 елда – 737,
1926 елда – 858,
1949 елда – 589,
1958 елда – 489,
1970 елда – 566,
1979 елда – 832,
1989 елда – 907,
2002 елда – 827,
2010 елда – 893,
2020 елда – 1135 кеше.