Административ-территориаль буйсынуы

2000 елның 20 декабрендә Кощаково авылыннан бүленеп чыгу юлы белән (хәзер – Кощаково авыл җирлегендә) оештырыла.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге, җәнлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1950 елда башлангыч мәктәп җирлегендә җидееллык мәктәп ачыла, 1958 елда Кощаково авылы совхозында яңа төзелгән мәктәп бинасына күчерелә.

Халык саны

2002 елда – 125,
2010 елда – 173,
2020 елда – 330 кеше (руслар, татарлар).