Тарихы

1646 елдан мәгълүм. 1678 елга кадәр авылның җирләре яңа чукындырылган йомышлылар Д.А.Делепьев милкендә була, 1692 елда – В.Тимачевка, 1733 елда – аның оныгы, лейб-гвардия Преображение полкы солдаты Л.Тимачевка һәм абзасы Я.В.Тимачевка тапшырыла, 1755 елда утар – Л.Тимачевның, 1781 елда аның улы, прапорщик М.Тимачевның тулы милкенә күчә. Алга таба авыл хуҗалары арасында – подполковник М.Куприянов, надворный советник К.Б.Берстель, титуляр советник В.А.Безобразов һ.б.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә (дворян Элендларның крепостнойлары). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда икмәк саклау-сату кибете, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 116,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

XVIII йөз ахырына кадәр авыл – Казан өязенә, 1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Аркатау волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Надеждино авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Серп и молот» колхозы оештырыла. 1950 елларда «Путь к коммунизму» колхозына (үзәк утары – Надеждино авылы) кушыла. 1992 елдан – «Надежда» колхозы, 1997 елдан шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 66 ир-ат;
1859 елда – 175,
1897 елда – 340,
1908 елда – 364,
1920 елда – 494,
1926 елда – 341,
1949 елда – 280,
1958 елда – 283,
1970 елда – 207,
1979 елда – 79,
1989 елда – 52,
2002 елда – 36,
2008 елда – 27,
2010 елда – 26,
2020 елда – 17 кеше (руслар).