Тарихы

1646 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Поспеловка (элеккеге хуҗаның фамилиясе буенча) исеме белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек. XIX йөздә авылда сәүдәгәр Симбирин биләмәләре була.

XX йөз башында авылда су тегермәне, казна шәраб, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 341 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Зюзино волостена керә.

1920 елда – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Екатериновка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Ленин исем. колхоз (үзәк утар авылда урнаша) оештырыла. 1950 елда аңа “Красный Пахарь” колхозы (Александровка авылы) керә, 1951 елда – Ворошилов исем. колхоз (Югары Дәүләтъяр авылы), 1958 елда – “Колос” колхозы (Нептун, Яңа Никольский авыллары, үзәк утары – Екатериновка авылына күчерелә).

1997 елда Ленин исем. авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә, 2001–2003 елларда – “Чыты” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы ярдәмче хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

И.В.Зуев (1931–1999) – математик, доцент, физика-математика фәннәре кандидаты.

Халык саны

1782 елда – 32 ир заты;
1859 елда – 207,
1897 елда – 286,
1908 елда – 315,
1920 елда – 384,
1926 елда – 344,
1949 елда – 259,
1958 елда – 215,
1970 елда – 126,
1979 елда – 30,
1989 елда – 54,
2002 елда – 63,
2010 елда – 60,
2020 елда – 40 кеше (руслар).