Тарихы

1920 елларда, кайбер чыганаклар буенча Арча районының Шеленгур авылы (юкка чыккан авыл), Биектау районының Коркачык, Ямаширмә авыллары крестьяннары тарафыннан нигезләнә, аларга 600 га җир, ссуда, төзелеш материаллары бирелә.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигезләнгән вакытыннан ТАССРның Арча кантоны Питрәч волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Ленино-Кокушкино авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Яңа Көч” колхозы оештырыла. 1951 елдан – Ленин исем. колхоз, 1957 елдан – “Кулаевский” (үзәк утары – Питрәч авылы), 1966 елдан – “Пестричинский”, 1971 елдан – Ленино-Кокушкино (үзәк утары – Ленино-Кокушкино авылы) совхозлары.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб (1997 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2002 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Ф.С.Гыйбадуллина (1952 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1926 елда – 299,
1949 елда – 276,
1958 елда – 258,
1970 елда – 272,
1979 елда – 290,
1989 елда – 236,
2002 елда – 179,
2008 елда – 170,
2010 елда – 178,
2020 елда – 166 кеше (татарлар – 98%).