- РУС
- ТАТ
Татарстанның Питрәч районындагы авыл, Норма елгасы бассейнында (Мишә елгасының уң кушылдыгы), Питрәч авылыннан 24 км төньяктарак урнашкан
XVIII йөз уртасына кадәр нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Аркатау Пүчинкәсе, Түбән Ия исемнәре белән дә искә алына.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе (1901 елда ачыла), 2 җил тегермәне, тимерчелек, вак-төякләр, икмәк саклау-сату кибетләре эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 562,1 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Аркатау волостена керә.
1920 елда – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.
Хәзер – Надеждино авыл җирлегендә.
1930 елда авылда “Первое Мая” колхозы оештырыла. 1931 елда – “Победа” колхозы, 1957 елда “Победа” колхозы “Путь к коммунизму” колхозына (үзәк утары – Надеждино авылы) кушыла, 1992 елда “Надеждино” колхозы итеп үзгәртелә, 1997 елдан – “Надеждино” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.
1782 елда – 27 ир заты;
1859 елда – 194,
1897 елда – 353,
1908 елда – 411,
1920 елда – 412,
1926 елда – 508,
1949 елда – 301,
1958 елда – 248,
1970 елда – 131,
1979 елда – 79,
1989 елда – 18,
2002 елда – 8,
2010 елда – 14,
2020 елда – 3 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.